Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “АвтоВАЗ”ның 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Быел "АвтоВАЗ" компаниясе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу датаны Тольяттида гына түгел, Бөгелмәдә дә зурлап билгеләделәр. "АвтоВАЗ"ның әлеге юбилее уңаеннан "ИНТЕР" автоүзәге "ВАЗ" машиналары парады оештырды. Төп бәйрәм тантанасы 16 июль көнне Техника йорты янында узды. Бәйрәмнең төп кунаклары - әлбәттә инде, машиналар һәм аларның хуҗалары. Парадта барлыгы...

Быел "АвтоВАЗ" компаниясе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп уза. Бу датаны Тольяттида гына түгел, Бөгелмәдә дә зурлап билгеләделәр. "АвтоВАЗ"ның әлеге юбилее уңаеннан "ИНТЕР" автоүзәге "ВАЗ" машиналары парады оештырды. Төп бәйрәм тантанасы 16 июль көнне Техника йорты янында узды.

Бәйрәмнең төп кунаклары - әлбәттә инде, машиналар һәм аларның хуҗалары. Парадта барлыгы бер дистәдән артык автомобиль катнашты.

Әлмәт шәһәреннән килгән Роман Сальников -- үзенең "Копейка"сы руле артында. Бу машина чын-чынлап юбиляр, 1976 елда эстакадан төшкән икән. Яшел төстәге автомобильне егет үз кулы белән төзекләндергән һәм, шул рәвешле, машинага яңа сулыш өргән, яңа тормыш бүләк иткән.

-- Барлык запас частьлары - үзенеке. Заводтан махсус алып алыштырдым. Реаритетлы автомобильләр хәзер модада бит. Мин дә калышмыйм дип, 5 ел элек "Копейка" сатып алдым. Беренче хуҗасы - Бөгелмәдән, мин -- икенчесе. Ул машинаны ясап, Мәскәү кешесенә саттым инде. Монысы -- минем икенче машинам. Аны махсус, үзем өчен дип төзекләндердем.

-- Мода, мода белән, ә бу иске машиналарның кадере бармы соң? Аларның актуальлеге бер көнлек түгелме? -- дип сорау бирәм әңгәмәдәшемә.

-- Әйдәгез, сезнең белән сөйләшеп куябыз, тагын 50 елдан соң биредә очрашкач, сез миңа шул ук сорауны бирерсез, ярармы, -- дип елмаеп җавап бирде ул миңа.

Үз машинасы өчен горурлык кичерүче Роман белән килешми булдыра алмадым. Аның әйткән сүзләре урында ук Россия автомобильләренең дәрәҗәсе беркайчан кимемәячәген дәлилләп, хаклап тора. Парадта "Копейка"дан башлап, бүгенге көндә дә чыгарыла торган башка "ВАЗ"лар бар иде. Барысы да конвейердан яңа төшкән товар кебек ялтырап тора, кояшта күзләрне чагылдыра.

"ИНТЕР" автоүзәге директоры Игорь Дашук сүзләренә караганда, "Лада" машиналары үз актуальлеген югалтмый икән. Бигрәк тә -- безнең регионда. 12 ел эчендә "ИНТЕР" салоныннан гына да18 мең кеше яңа машина ачкычы алып чыккан.

-- Бүгенге көндә илебездәге 288 дилер арасында машина сату буенча Бөгелмәнең "ИНТЕР"автоүзәге 16 нчы урында тора, ә Татарстанда 17 дилер арасында исә ул -- лаеклы өченче урында. "Лада" машиналары хәзер заман белән бергә атлый. Автомобильләр заман технологияләре буенча җыела, заманча җиһазлар белән комплектлаштырыла. Шуңа да аларга сорау арта, - ди Игорь Дашук.

Тантаналы юбилей чарасы концерт программасы белән аралашып барды. Сәхнәдә "Австралия" кавер-группасы, "Мисс стерео" скрипкачылары, бию шоу-балеты бер-берсен алыштырып тордылар. Моннан тыш, бәйрәмгә килүче бөгелмәләр викторинада катнашты. Соңыннан автоапарадта катнашучыларга "Лада" логотиплары һәм сертификатлар тапшырылды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: