Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә һава торышы бозыла

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана.

 

Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 1-6 градус салкын, көндез исә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 1-2, көндез 1-3 градус салкын булачак. Шулай ук кар һәм карлы яңгыр яварга мөмкин. 3 февральгә каршы төндә 9 градуска кадәр салкынайта дип фаразлый синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: