Бөгелмәдә алма бакчасы барлыкка килде

Агач утырту бик изге гамәл. Кичә Бөгелмә бала тудыру йортында "Тормыш аллеясе" шәһәр акциясе үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм аның хатыны да катнашты. "Билгеле булганча, һәрбер кеше йорт төзергә, малай үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Әлеге сүзләрдә бик...
Агач утырту бик изге гамәл. Кичә Бөгелмә бала тудыру йортында "Тормыш аллеясе" шәһәр акциясе үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм аның хатыны да катнашты.
"Билгеле булганча, һәрбер кеше йорт төзергә, малай үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Әлеге сүзләрдә бик тирән мәгънә бар. Без ел саен 40 мең квадрат метрдан артык торак төзибез. Туучылар саны да елдан-ел арта. Бүгенге көндә - Экология елында, яңа агачлар утырту буенча рекорд куярга кирәк - дип билгеләп үтте мэр. - Әлеге алма бакчасы сезнең тормыш белән бергә чәчәк атсын", - дип теләде Линар Закиров.
Балалары яңа бала тудыру йортында дөньяга килгән 20 пар, үзләренең балалары хөрмәтенә, агач утырттылар. Агач сыйфатында алмагачны сайладылар. Һәрбер үсентегә бала исеме язылган тамга элделәр. Бөгелмә бала тудыру йортының баш табибы Рәмилә Кадермаева барлык парларга да истәлек медальләре тапшырды.
Хәзер алмагач аллеясы Бөгелмә бала тудыру йорты территориясен бизәп торачак.
2017 елда Бөгелмә бала тудыру йорты үзенең 3 яшен билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә биредә 4701 бала туган, шул исәптән 1156сы күрше шәһәрләрдән -дип хәбәр ителә Бөгелмә муниципаль районы порталында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.800
-
3 март 2021 - 16:19Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды "Бөгелмә үзәген активлаштыру» проекты кысаларында тирә-юнь урамнарын төзекләндерү территориягә керү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.3600
-
3 март 2021 - 15:41Бөгелмә районы җыелма командасы кышкы ГТО фестивале финалында икенче урынны яулады I урынны Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнары бүлеште.3800
-
3 март 2021 - 14:24Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде «Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», - диде Президент.2500
-
3 март 2021 - 11:56Бөгелмә кешесен эзләүдә туганнары ярдәм сорый 1982 елның 6 декабрендә туган Илдар Тәлгать улы Хәнәфиев югалган.3000
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылдыКвест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.5400
-
1 март 2021 - 11:02Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ТР Президентын туган көне белән котлады Линар Закиров: Исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә озын һәм бәхетле тормыш телим!24800
-
2 март 2021 - 09:16Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.18400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.13600
-
1 март 2021 - 19:10Армия хезмәтен россиялеләрнең пенсия стажына кертергә тәкъдим иттеләр 1 апрельдән гражданнарның социаль пенсияләре 2,6 процентка индексацияләнә.11200
-
1 март 2021 - 17:22Бөгелмә кызы дзюдо буенча төбәкара республика турнирында бронза яулады Ярышлар Уфада узган ял көннәрендә узды.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика