Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

БАР БЕР ЯМЬ БҮГЕН Габдулла Тукайның мәгълүм шигырендәге кебек, бу атна күңелле чаралар белән, бәйрәм белән башланып китте. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрдә төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештырылган иде. Хәер, 1 июнь генә түгел, инде 31 май көнне үк Техника йорты алдындагы мәйданда кул эшләнмәләре сату буенча "Шәфкатьле...

БАР БЕР ЯМЬ БҮГЕН
Габдулла Тукайның мәгълүм шигырендәге кебек, бу атна күңелле чаралар белән, бәйрәм белән башланып китте. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрдә төрле уеннар, күңел ачу чаралары оештырылган иде. Хәер, 1 июнь генә түгел, инде 31 май көнне үк Техника йорты алдындагы мәйданда кул эшләнмәләре сату буенча "Шәфкатьле һәм оста куллар" хәйрия ярминкәсе булып узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та үзеннән өлеш кертте. Берничә кул эшләнмәсе сатып алып, аларны бәйрәмгә килгән балаларга бүләк итте. Ярминкә соңында җирле талантлар көче белән әзерләнгән "Без - Кояш балалары" дип исемләнгән концерт булды.

Дүшәмбе көнне бәйрәм чаралары сәгать 10да башланып китте. Биредә балачакның нәни вәкилләре өчен махсус уеннар уздырылды. Бераз зурраклар өчен 12дә КВЕСТ - "Хәзинә эзләүчеләр" уены булды. 14 сәгатьтә исә "Җиңү җырлары" фестивале үткәрелде. Шәһәр мэры Линар Рөстәм улы, фестиваль артистларын сәламләп, Ял паркына җыелган балаларны, аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады: "Бала тәрбияләү - үтә дә җаваплы һәм зур сабырлык, чиксез мәхәббәт таләп итә торган хезмәт, чөнки якты киләчәкнең ныклы, ышанычлы нигезе нәкъ менә бүген салына", - диде ул һәм сәламәтлек, аяз көннәр, имин тормыш теләде.
Балалар-яшүсмерләр хор коллективлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үзләреннән матур концерт номерлары әзерләгән. Сәхнәдә вокаль осталыкларын шәһәрнең 1, 2, 3, 5, 6, 8, 12, 13, 16, 18 нче мәктәпләре, 7 нче гимназия һәм Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе коллективлары күрсәтте (рәсемдә). Һәркемнең күңелендә йөргән сугыш, Җиңү темасы белән сугарылган әлеге җырларга, ирексездән, үзең дә кушыласың, яныңда торган икенче кешенең дә иреннәре шул җырның сүзләрен кабатлаганын күрәсең. Шулай, җырлар аркылы, әби-бабайлары сөйләгәннәрдән һәм тарих битләреннән укып кына белсеннәр балалар сугыш дигән афәтне. Бөгелмә хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, әзерләү, билгеләп кую һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы Равил Әминов хор коллективлары җитәкчеләренә Дипломнар тапшырды.
Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Кичкә кадәр балалар паркында уен-көлке, сату-алу, күңел ачу дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: