Бөгелмә авазы

Бөгелмәбез матурлана, ямьләнә... (+ФОТОЛАР)

"Хәерле көн, хөрмәтле редакция! "Вконтакте" социаль челтәрендә яңалыклар тасмасын ачканда кайвакытта Бөгелмә авазы паблигында бик үк күңелле булмаган язмаларга тап булгалыйм: берсе алимент түләмичә урам себереп йөри яки транспорт һәлакәтендә кешеләр вафат булган... Ә бит соңгы арада шәһәребез күзгә күренеп үзгәрә, матурая башлады, Аллага шөкер дип куанам! Бөгелмә күленең тирә-юне...

"Хәерле көн, хөрмәтле редакция! "Вконтакте" социаль челтәрендә яңалыклар тасмасын ачканда кайвакытта Бөгелмә авазы паблигында бик үк күңелле булмаган язмаларга тап булгалыйм: берсе алимент түләмичә урам себереп йөри яки транспорт һәлакәтендә кешеләр вафат булган...
Ә бит соңгы арада шәһәребез күзгә күренеп үзгәрә, матурая башлады, Аллага шөкер дип куанам! Бөгелмә күленең тирә-юне буйлап матур парк зонасы хасил булды, балар өчен уйнау мәйданчыклары бар, тиздән җәяүлеләр урамы да әзер булачак.

Спорт өлкәсендә дә артта калмыйлар бөгелмәлеләр, спорт комплексын да матур итеп яңарттылар, төзекләндерделәр.

Спортсменнарның нәтиҗәләре дә шатландыра. Ярышларда югары дәрәҗәдәге казанышлар да шактый. Аеруча авыр атлетика, көрәш, һәм каратэ өлкәсендә алда безнекеләр. Нәрсә әйтәсем килә, шундый позитив яңалыкларны газетагызда күбрәк яктыртсагыз иде!
Хөрмәт белән, Рамил Канипов, Бөгелмә шәһәре".

Хатка җавап:
"Хөрмәтле Рамил!
Газетада да, сайтта да спортчыларыбыз, шәһәрдә башкарылучы эшләр, бездә үтә торган бәйрәмнәр, спорт чаралары турында һәрдаим яктыртып торабыз. Бу турыда да шактый язмаларыбыз булды, сез күрмәгәнсездер яки игътибар итмәгәнсездер, мөгаен. Билгеле инде, республика, районда килеп чыккан аянычлы хәлләр, тәртип бозулар, юл һәлакәтләре, сугыш-талашлар турында да язарга туры килә. Чөнки без укучыларыбызны ил-көн яңалыклары белән таныштырып торырга тишле басма.
Ә сезнең матурлыкны күрә белеп, күңелле фотолар ясап, шәһәребезнең гүзәллеге өчен кайгыртып, шатланып йөрүегез безне бик сөендерде. Сездән тагын да шундый матур, җылы язмалар көтеп калабыз.
Ихтирам белән, "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы".

Рамил Канипов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: