Бөгелмә авазы

Бөгелмә үзәк балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

ТР Мәдәният министрлыгында шул исемдәге республикакүләм мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясалды.

2019-2020 уку елы нәтиҗәләре буенча “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә – 216 һәм “Иң мәдәни әти-әни” номинациясендә 53 җиңүче билгеләнде.

Үзәк балалар китапханәсендә җиңү яулаган бөгелмәлеләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу чын бәйрәм буларак узды, ә аның геройлары һәм катнашучылар барысы да – балалар китапханәсе укучылары.

“Нәрсә ул мәдәният?”, “Мәдәни үсемлек кыргыйларыннан ни белән аерыла?”, “Нинди кешеләрне тәрбиясез дип атарга була?” – укучылар бу сорауларга актив җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр. Начар тәрбияләнгән кешенең тере иллюстрациясе Э. Успенский  әсәрләренең төп героинясы – Шапокляк булды. Актив һәм бар җиргә дә тыкшшынырга яратучы карчыкка кеше мәдәниятлелеге аның үз-үзен тотышыннан башлана, дип аңлаттылар. Рәхмәт йөзеннән Шапокляк балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” уенының ДЕМО-версиясен бүләк итте. Уен барышында балалар шәһәребезнең мәдәният учреждениеләрен атап кына калмадылар, нинди театрлар, музейлар булуы турында да сөйләделәр.

Чара ахырында “Җирлекара үзәк китапханә” МБУ директоры Наилә Шарапова конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Аңа 3нче мәктәп укучысы Михаил Токмачев, 6нчы мәктәптән – Глеб Червонный һәм Мансур Кочетков, 14нче Һади Атласи исемендәге татар гимназиясе укучысы Елизавета Афанасьева, “Иң мәдәни әни” буларак, Марина Афанасьевна Хәсәнова (1нче мәктәп вәкиле) лаек булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: