Бөгелмә авазы

Бөгелмә юллары яңара

Эшләр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан шәхси контрольдә тотыла.

Быел Бөгелмәдә юлларның 40 мең квадрат метрдан артык өслеге алыштырылачак, торак пунктларның 22 мең квадрат метрга якын мәйданында юл-урам челтәре вак таш-ком катнашмасы белән капланачак һәм 11 мең квадрат метрга якын мәйданда гомуми файдаланудагы юллар тәртипкә китереләчәк. Хәзерге вакытта юлларның асфальт катламын ремонтлау эшләре Ленин, Герцен урамнарында алып барыла.

Бу уңайдан Бөгелмә мэры шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә аерым бирем дә йөкләде:  

– Юл эшләрен башкарганда даими контрольдә тоту мөһим. Башкарылган эшләрнең сыйфатын күзәтеп торырга кирәк. Бездән сыйфат һәм срок мәсьәләләрендә җыйнаклык, бердәм команда эше һәм принципиальлек таләп ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: