Бөгелмә авазы

Бөгелмә язгы кыр эшләренә әзерме

17 апрель көнне Иске Сумароково авыл җирлегендә язгы кыр эшләренең торышына багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "Подгорный" җәмгыяте директоры Тәүфыйк Сәлахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге-белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Үз чыгышында БМР башлыгы Линар Закиров язгы чәчү эшләре...

17 апрель көнне Иске Сумароково авыл җирлегендә язгы кыр эшләренең торышына багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "Подгорный" җәмгыяте директоры Тәүфыйк Сәлахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге-белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Үз чыгышында БМР башлыгы Линар Закиров язгы чәчү эшләре башлануга санаулы көннәр генә калуын ассызыклады. Шуңа күрә, беренче чиратта, хезмәткәрләрнең җитәрлек булуы, техниканың төзеклеге, ягулык-майлау материалларының алынганлыгы һәм эшләрне оештыру, хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды. Аннан соң сүз алган җирле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов үз чыгышында яз көне башкарыласы эшләргә аерым тукталды. Районда бөртекле культуралар 44 мең гектарда чәчүлек мәйданны алып торалар. Уҗым культуралары әлеге җирләрнең 10 меңгә якынында игелгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында 34 мең гектар җирдә язгы кыр эшләрен башкарып чыгу бурычы тора, дип белдерде җитәкче. Аннан соң уҗым культураларын ашлау, тукландыру, пар җирләрен тиешенчә хәзерләү мәсьәләләре дә көнүзәк бурычлар буларак билгеләнде.
Районда ике инвестор: "Татагро" һәм "Агропродукт" җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара. Әлеге эре җәмгыятьләр районда 10 мең гектардан артык җирне эшкәртә, язгы чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен тиешле техника һәм башка кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 150 трактор, 27 чәчү комплексы һәм 33 универсаль чәчкеч тулысынча әзер. Хәзер инде Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән дизель ягулыгын ташламалы бәядән (тоннасы - 31 мең сумнан), тиешле түләүләрне башкарганнан соң, Баулы нефть базасыннан барып алу кирәклеге әйтелде. Үзенең чыгышында җитәкче шулай ук "авырткан урын" булган - чәчүлек орлыкларының сыйфатына да тукталды: "Массакүләм репродукцияле орлыклар чәчеп, бигрәк тә соңгы еллардагы корылык шартларында, югары уңышка исәп тоту мөмкин түгел. Алай гына да түгел, сыйфатсыз орлыклар чәчү нәтиҗәсендә, 100 процент иген уңышыннан мәхрүм калу да ихтимал! Шуңа күрә җир куенына сыйфатлы, корткычлар зарарламасын өчен махсус эшкәртелгән орлыклар салу кирәклеге һәммәбезгә мәгълүм. Тиешле технологияләрне бозмыйча, 14 көн эчендә язгы кыр эшләрен тәмамлап чыгу кирәк", - дип сүзен тәмамлады.
Семинарның практик өлеше Иске Сумароково авылы ындыр табагында узды. Анда техника күргәзмәсе дә оештырылган иде. Белгечләр бөртекле культураларны чәчүгә әзерлек турында тәфсилләп сөйләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: