Бөгелмә авазы

Бөгелмә видеокамералар күзәтүе астында

Бөгелмәдә, "Имин Татарстан" программасы нигезендә, "Куркынычсыз шәһәр" проекты эшли башлады. Бу адым шәһәрдәге иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге эшне, "Таттелеком" җәмгыяте белән берлектә, идарәче компанияләр башкарып чыгарга тиеш. Күпкатлы йортларга урнаштырылган камералар барлык микрорайонның территориясен диярлек колачлап алачак. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна саклана. Эшли торган бер камера...

Бөгелмәдә, "Имин Татарстан" программасы нигезендә, "Куркынычсыз шәһәр" проекты эшли башлады. Бу адым шәһәрдәге иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге эшне, "Таттелеком" җәмгыяте белән берлектә, идарәче компанияләр башкарып чыгарга тиеш.

Күпкатлы йортларга урнаштырылган камералар барлык микрорайонның территориясен диярлек колачлап алачак. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна саклана. Эшли торган бер камера өчен йортта яшәүчеләр (барысы бергә) аена 900 сум күләмендә акча түләргә тиеш булачак (әгәр дә риза булсалар, әлбәттә).

Быел видеокамералар 161 йортка урнаштырылачак. Шәһәрдә бу эш инде башланды һәм алар йортларга гына түгел, ә паркларга да, урамнарга да куела. Мәсәлән, узган ел шундый тугыз "күз" Кызыл Армия паркына урнаштырылган булган. Бөгелмәдә бүгенге көндә 37 видеокамера эшли. Моның уңай нәтиҗәсе дә шактый. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге мәгълүматына караганда, 2016 елның 9 ае эчендә алар ярдәмендә 146 тәртип бозу очрагы ачыкланган, 22 җинаять эше кузгатылган.

Киләчәктә видеокамераларга төшерелгән рәсем интернетта да трансляцияләнәчәк, шуңа да йорттагы һәр кеше, теләсә кайсы урында булуына карамастан, үзенең ишегалдында нәрсә барганлыгын күзәтеп тора алачак. Болардан кала, әлеге система хезмәт күрсәтә торган оешмаларның эш сыйфатын үстерергә булышыр дип көтелә. Мәсәлән, ишегалды чистартылганмы, яисә чүп-чар түгелгәнме икәнен контрольдә тоту бик уңай булачак. Шул рәвешле торак йортлардагы камералар иминлекнең мөһим элементына әйләнер дигән өмет бар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: