Бөгелмә авазы

Бөгелмә уйлап табучылары коронавирус пандемиясенә каршы көрәштә нәтиҗәле үз вариантын тәкъдим итте.

Шушы көннәрдә “ТНГ-Групп” компаниясе офисы фойесында инфекция юлында ышанычлы киртә булырга тиешле җайланманы тәкъдир иттеләр.

Җирле Кулибиннар үз иҗат җимешләрен “ДезаРус” дип атарга булган: “деза” – “дезинфекция” сүзеннән, “рус” – “русча” сүзеннән.

Җайланма бинага кергәндә урнаштырылган махсус кабинеттан гыйбарәт. Аппарат дезинфекция – йогышсызландыруның биш этабын тәэмин итә. Махсус келәмнәр аяк киеме табаннарын эшкәртү өчен кулланыла, ә шлюзга керү юлында урнашкан контактсыз дозатор һәм термометр кешегә бер үк вакытта антисептик ярдәмендә кулларны зарарсызландырырга һәм тән температурасын үлчәргә мөмкинлек бирә. Тән температурасы тиешеннән югарырак булган очракта,  бу турыда тавыш һәм яктылык сигналлары хәбәр итә. Ультратавыш җайланмасы ярдәмендә шлюзның үзендә өстәге киемне эшкәртү өчен дезинфекцияләүче чараның бик вак тамчыларыннан торган нәни болыт хасил була.

Теләгән очракта, система бер тапкыр кулланыла торган пирчәткәләр һәм бахиллар бирә торган автоматлар белән тулыландырылырга мөмкин. Үткәрү сәләте – минутына ун кеше. Шлюз, беренче чиратта, офисларга, җитештерү бүлмәләренә, дәвалау һәм белем бирү учреждениеләренә, сәүдә үзәкләренә кергәндә эшче персоналны дезинфекцияләү өчен билгеләнгән.

– Җайланма эшләү өстендә апрель аенда, коронавирус пандемиясе турында игълан иткәч тә башланды. Без чит ил коллегалары тәҗрибәсен өйрәндек. Мексикада, Кытайда, Америкада нинди аналоглар кулланылуын карадык. Мәгълүматны эшкәртеп, барысын да үзебезнең шартларга көйләдек.  Нәтиҗәдә, йогышсызландыра торган шлюз барлыкка килде. Чит илләрдәге тиңдәшләреннән аермалы буларак, безнең җайланмада дезинфекцияләү эше берьюлы берничә параметр буенча башкарыла. Зарарсызландыручы состав нигезе сыйфатында водород перекисе кулланыла, дип сөйләде уйлап табу авторы, ТНГ-Универсал”ның баш инженеры Алексей Ларионов.

Килеп чыккан җайланмабөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. ТНГ-Универсал белгечләренең геофизика максатындагы приборлар һәм аппаратуралар әзерләү буенча зур тәҗрибәсе бар. Аларның уйлап табучы буларак сәләте һәм даны Россиядә дә, чит илләрдә дә яхшы билгеле.

– Вакыттан калышмыйча, заман белән бергә атларга, вәзгыять үзгәрүгә игътибар итәргә тырышабыз, – ди “ТНГ-Универсал” директоры урынбасары Сергей Фомичев. – “ДезаРус”, әлбәттә,  панацея түгел, әмма вирус таралу куркынычын киметү өчен – мөһим адым. Иң беренче чиратта, безнең алда үз белгечләребезне саклап калу, процессны автоматлаштыру, чир йогу, таралу куркынычын минимальләштерү бурычы тора иде. Әмма безнең эшләнмәбез бөтен кешегә дә файдалы булачак. Илебездә мондый җайланмаларның аналоглары бар инде, әмма алар күпкә кыйммәтрәк.

Уйлап табылган җиһазны  күрергә һәм аны эштә сынап карарга Бөгелмә мэры, район башлыгы Линар Закировны чакырдылар. Күргәннәрне шәһәр башлыгы бик хозурланып кабул итте.

– Уйлап табуның әһәмияте ап-ачык. Хәзергә хәлләр катлаулы, пандемия кичерәбез, шуңа күрә бу аппарат безнең шәһәр өчен генә актуаль булып калмый. Ул Россия Федерациясенең бөтен территориясендә дә кирәк булыр дип уйлыйм. Бу безнең геофизикларның уникаль эшләнмәсе. Төзелеш детальләрендә чит илләрдән алынган комплектлау әйберләре бик аз, – диде Линар Закиров. – Җайланмаларның тиешле партиясе сынаулар уза, алар тәмамланганнан соң аны бөтен җирдә дә кулланырга мөмкин булачак.

Аппаратларны социаль юнәлештәге учреждениеләрдә куллану турында алдан ук сөйләшенде инде.

Беренче тәҗрибә өлгесен компания цехларының берсендә җыйганнар. “ТНГ-Групп”ның куәте аена берничә дистә шундый җайланма эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Шлюзның җиһазланышына карап, якынча бәясе – 250 мең сумнан алып, 400 мең сумга кадәр. Оештыручылар аппаратның ун ел өзлексез эшли алуын гарантияли.

Башта “ТНГ-Групп” һәм “ТаграС-Холдинг” компанияләренең барлык иярчен предприятиеләрен дезинфекция шлюзлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Бөгелмәлеләрнең эше белән Пенза, Самара, Казан дәвалау оешмалары: ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре һәм поликлиникалар кызыксынган инде.

Валентин ЮШАНИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: