Бөгелмә авазы

Бөгелмә урамында – опера (+ФОТОЛАР)

Бөгелмәдә Шәһәр көнен замана сәнгать юнәлешләре белән үткәрү традициягә кереп бара. 27 август көнне Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтүнең бер этабы узды. Бәйрәм көне иртә белән Кызыл Армиячеләр урамындагы Мәдәният һәм ял паркында башланып китте. Анда "Чемпион белән зарядка" акциясе үтте, стритбол буенча ярышлар узды. Күңел ачу Балалар паркында...

Бөгелмәдә Шәһәр көнен замана сәнгать юнәлешләре белән үткәрү традициягә кереп бара. 27 август көнне Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтүнең бер этабы узды.

Бәйрәм көне иртә белән Кызыл Армиячеләр урамындагы Мәдәният һәм ял паркында башланып китте. Анда "Чемпион белән зарядка" акциясе үтте, стритбол буенча ярышлар узды. Күңел ачу Балалар паркында дәвам итте. Биредә беренче тапкыр кызыклы һәм үзенчәлекле фестиваль уздырдылар. Парк территориясе арт-объектлар белән тулган иде. Үзенең җәймәсен җәеп рәсем ясаучы художник, кул эшләре шөгыльләрен пропогандалаучы күргәзмә, китап битләреннән кызыклы инсталяцияләр, милли киемнәргә киенгән биек-биек кызлар, чәчкәгә күмелгән модельләр, Венеция маскалары төшерелгән фотокүргәзмә...

Анда күргәннәрне язып, аңлатып кына бетереп булмый. Һөнәрләр йорты, шәһәр киапханәләре, шәхси эшмәкәрләр, "Fashion", "Сөембикә" модель агентство хезмәткәрләре бар булган фантазияләрен җигеп, гадәти булмаган, авангард күргәзмә булдырган.

Кич белән бөгелмәлеләрне тагын бер тамаша белән сөендерделәр. Алар өчен иске тегермән территориясе ачылды. Ачылып кына калмады, ә Казаннан килгән "Угол" иҗат лабораториясенең сәхнәсенә әверелде. Дөресен генә әйтим, спектакльне башыннан ук карарга өлгереп булмады. Тегермән территориясенә килеп кергәндә бер төркем бөгелмә халкы артистлар белән бергә каядыр бара иде. Бер стена буенда туктап калып, тамаша дәвам итте. Шулай итеп декарацияләр үзгәрә барды. Бу урам театры. Ул сәнгать өлкәсендә яңа юнәлеш булып исәпләнә. Аның барышында артистлар белән тамашачы арасында чик юк. Кайбер вакытта хәтта тамашачы да билгеле бер роль башкара. Спектакль тәмамлануга, халык артистларны алкошларга күмде. Режиссер Регина Саттарованы чакырып алып, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Сәнгатьне "татып карау" моның белән генә төгәлләнмәде. Урам сәнгатләре фестивален лекторий территориясендә опера дәвам итте. Бөгелмәлеләр өчен "Sforzando" тере оркестр уены астында В.А. Моцартның "Бастьен и Бастеньена" камера операсы күрсәтелде. Урамда опера, әлбәттә күпләребез өчен яңалык булды. Ләкин шулай да халыкка ошады. Сәнгать сөючеләр мондый чараларга югары бәя бирде.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор, Денис Гапонов һәм Альбина Акимова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: