Бөгелмә авазы

Бөгелмә урамы буйлап автобус килә, эче тулы... китап укучы (+ФОТО)

6 октябрь көнне шәһәр эчендә йөри торган маршрут автобусларының берсендәге пассажирлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, юл уңаеннан әдәбият дөньясына чумдылар. Инде беренче тапкыр гына уздырылмый торган чараларның бусы шагыйрә Марина Цветаева юбилеена багышланды. 1 "А" маршруты автобусы пассажирлары күренекле шагыйрәне тормыш юлы, иҗаты турында күп кызыклы фактлар ишеттеләр; шигырьләрен...

6 октябрь көнне шәһәр эчендә йөри торган маршрут автобусларының берсендәге пассажирлар, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән, юл уңаеннан әдәбият дөньясына чумдылар. Инде беренче тапкыр гына уздырылмый торган чараларның бусы шагыйрә Марина Цветаева юбилеена багышланды.

1 "А" маршруты автобусы пассажирлары күренекле шагыйрәне тормыш юлы, иҗаты турында күп кызыклы фактлар ишеттеләр; шигырьләрен һәм И. Аллегрова, А. Пугачёва, В. Пономарёва башкаруында аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.

Вәгъдә ителгәнчә, китап укыганда фотога төшкән беренче пассажирларга бүләкләр бирелде. Бүләк, әлбәттә, китап иде.

"Китап укучылар автобусы" Бөгелмә урамнары буйлап өченче тапкыр уза инде. Чара китапка карата кызыксыну уяту, шәһәр халкын китапханә мөмкинлекләре белән таныштыру һәм китап укуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә һәм анда катнашу бәхете тигән кешеләрдә бик уңай тәэсирләр уята.

Наталья СУШКОВА,

үзәк балалар китапханәсе баш китапханәчесе.

Э. Хәбибуллина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: