Бөгелмә авазы

Бөгелмә урамнарын изге Рамазан ае белән котлаулар бизәде (+ФОТОЛАР)

Изге Рамазан ае керү белән Бөгелмә урамнарында шәһәрдәшләр адресына юлланган котлау баннерлары, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләре һәм хикмәтле сүзләре кергән билбордлар барлыкка килде. Беренче плакатлар Рамазан ае башланырга ике атна кала барлыкка килгән иде инде. Баннерлар Бөгелмә урамнарында социаль реклама буларак эленеп тора. Идеянең авторлары билгеләп үтүенчә, әгәр дә...

Изге Рамазан ае керү белән Бөгелмә урамнарында шәһәрдәшләр адресына юлланган котлау баннерлары, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләре һәм хикмәтле сүзләре кергән билбордлар барлыкка килде.

Беренче плакатлар Рамазан ае башланырга ике атна кала барлыкка килгән иде инде. Баннерлар Бөгелмә урамнарында социаль реклама буларак эленеп тора.

Идеянең авторлары билгеләп үтүенчә, әгәр дә эленгән "искә төшергечләр" бер генә кешене булса да изгелеккә өндәүгә ярдәм итсә, димәк, вакыт бушка узмаган һәм тырышулар юкка булмаган. Социаль реклама Рамазан ае дәвамында урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: