Бөгелмә авазы

Бөгелмә уракка төште

Яңгырлы җәй уңышның мул булуына файдага булса, уракка тулысынча керешергә әлегә ирек бирми. Дым күрсәткече югары кала бирә. Шулай да дымлылык 20 процент күрсәткән җирләрдә кече фермермерлар, эре хуҗалыклар әкрен-әкрен генә җыеп алуга керешкән инде. Беренчеләрдән булып урып-җыю эшенә "Рассвет" җәмгыяте ныклап тотынган. Югары дымлылык бу хуҗалык өчен киртә түгел....

Яңгырлы җәй уңышның мул булуына файдага булса, уракка тулысынча керешергә әлегә ирек бирми. Дым күрсәткече югары кала бирә. Шулай да дымлылык 20 процент күрсәткән җирләрдә кече фермермерлар, эре хуҗалыклар әкрен-әкрен генә җыеп алуга керешкән инде. Беренчеләрдән булып урып-җыю эшенә "Рассвет" җәмгыяте ныклап тотынган.

Югары дымлылык бу хуҗалык өчен киртә түгел. Чөнки алар инде 4 ел яңа фин технологиясен кулланып эшли. Берничә метрга сузылган "җиң"гә бөртекне фуражга әйләндереп тутыра алар. "Бөртектә 30 - 35 процент дымлылык булган чакта ул тагын да туклыклырак. Изгән вакытта без әле тагын кырмыска һәм пропион кислотасы да кушабыз. Алар исә фуражның эшкәртелүчәнлеген күтәрә. Без хәзер уңышны чүп үләннәрдән аеру эше белән шөгыльләнмибез. Алар барысы да мал азыгы бит. Бу технологиянең тагын бер уңай ягы бар, җиңнәрдә фураж ике елгав кадәр саклана", - ди "Рассвет" җәмгыяте җитәкчесе Валерий Токарев.

Урып-җыюга әле яңа керешүгә карамастан, инде игеннең уңганлыгы күренә. "Рассвет" хуҗалыгында арыш белән бодайны гектарыннан 25 центнер җыеп алалар. Ләкин әлегә төгәл санны күрсәтергә иртәрәк. Чөнки урыны-урыны белән күрсәткечләр я күтәрелергә, я төшәргә мөмкин. Бу хуҗалыкның 3 меңгә якын гектар мәйданнан уңыш урып аласы бар. Шуларның 2 меңгә гектарга якыны бөртекле культура, 850 гектары - көнбагыш.

Әлеге хуҗалыкта югары стажлы комбайнчы эшли. Ул - Фәрхәт Нуретдинов. Гомерен кыр эшенә багышлаган бу шәхес, лаеклы ялга чыккач та өендә тик утыра алмый. Әле оныгын да бу эшкә өйрәтү белән мәшгуль. Никита Шулик бабасы белән иртән иртүк торып, кичкә кадәр эшли. Комбайнда эшләве кызык кына түгел, ә файдалы да дип әйтә яшь комбайнчы Никита. Бабасы бит аның үрнәк алырлык кеше. Үз гомерендә ул инде күп еллар иң яхшы эшчеләр исемлегендә йөри. 1996 елда аңа тугры хезмәте өчен район "УАЗ" машинасы да тапшырган булган. "Менә инде соңгы ике ел әлләни югары күрсәткечләргә ирешә алмадык. Быел уңыш яхшы булырга охшаган", - дип әйтеп куйды ул үз тәҗрибәсеннән чыгып.

"Кояшлы көннәр тора, ләкин салкын җил дымлылык китүгә комачаулый. Шулай да эшләрне туктатып, көтеп утырмый хуҗалыклар. Бүгенге көндә 1300 гектар чабылган, 800 гектардан, 1100 тонна ашлык сугылган", - дип әйтә Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илнур Миңнегалиев.

Язын чәчүгә ике атнага калышып керешелде, шуңа күрә урак өсте дә калышу белән бара. Башка хуҗалыкларга урып-җыюга төшәр өчен әле тагын бер атна ярым чамасы вакыт кирәк булачак.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: