Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучысы -- «Тарихи хәтер һәм дан саклыйк!» Бөтенроссия конкурсының икенче агымы призерлары исәбендә

​​​​​​​«Тарихи хәтер һәм дан саклыйк!» Бөтенроссия интерактив эшләр конкурсының икенче агымына йомгак ясалды. Бу хакта "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт!" http://cpacibodedu.ru коммерцияле булмаган проект сайтында хәбәр ителә.

Әлеге конкурс һәр кешегә Бөек Ватан сугышының кырыс елларында туган-тумачаларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Күбесе үз гомерләрен яшәү, балалар үстерү һәм һәр көн сөенү мөмкинлеге өчен биргән. Ягъни, Россия тарихын аның барлык аспектларында өйрәнү мөмкинлеге бирә. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Яшь чикләүләре юк.
«Рәсем» номинациясендә «Мәңгелек хәтер» исемле эш белән Бөгелмәнең 5 нче мәктәбенең 9 "а" сыйныф укучысы Полина Шатохина беренче урынны яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: