Бөгелмә авазы

Бөгелмә учреждениеләре “Россиякүләм агач утырту көне” акциясенә кушылды

"Язның бер көне ел туйдыра", - дигән халык мәкале авыл хуҗалыгы өлкәсенә генә түгел, ә урманчылар өчен дә актуаль икән. Шул сүзләргә нигезләнеп, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" һәм "Бөгелмә урманчылыгы" учреждениеләре "Россиякүләм агач утырту көне" акциясенә кушылды. Акция, елдагыча, 29 апрель көнне узды. Быел, урман торгызу максатыннан, Бөгелмә урманчылары Прогресс бистәсен...

"Язның бер көне ел туйдыра", - дигән халык мәкале авыл хуҗалыгы өлкәсенә генә түгел, ә урманчылар өчен дә актуаль икән. Шул сүзләргә нигезләнеп, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" һәм "Бөгелмә урманчылыгы" учреждениеләре "Россиякүләм агач утырту көне" акциясенә кушылды.

Акция, елдагыча, 29 апрель көнне узды. Быел, урман торгызу максатыннан, Бөгелмә урманчылары Прогресс бистәсен сайлаган.

- 2 гектар җиргә 6 мең нарат агачы утыртырга планлаштырабыз. Утырту материаллары үзебезнеке, бу өлкәдә проблемалар юк. Агач питомнигыбыз бар, акциядә катнашырга теләгән һәр кешегә без материал бирәбез. Бүген, моннан тыш, Чаңгы базасында "Җиңү агачы" дигән акция дә узачак, - дип әйтте "Бөгелмә урманчылыгы"ның урман торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова.

Акциядә катнашырга теләге булган һәр бөгелмәлене биредә якты йөз белән каршы алалар. Аграр көллият студентларының катнашуы инде традициягә әйләнгән. Быел да алар бик теләп урман үстерү эшенә үз өлешләрен кертте. "Россиякүләм агач утырту көне" акциясе елына ике тапкыр уздырыла: язын һәм көзен.

Агач утырту чоры җитү белән урман хуҗалыгының җитәкчесе дә, хисапчысы да,
инженеры да кыр эшчеләренә әйләнә. Аларның вакытлары бик кысан. Шомырт чәчәк атканчы, каен яфрак ярганчы, дәүләт контракты буенча 77 гектар җиргә агач утыртып өлгерәселәре бар. Моның өстенә, әле алдагы елларда утырткан
посадкаларны да торгызу эше ята алар җилкәсенә. Агачлар 100 процент үсеп китә алмый, шуңа күрә корыганнары урынына яңа үсентеләр утыртыла икән. Бу планнарны үтәп чыгар өчен Саба урман орлык селекция үзәгеннән 160 мең үсенте кайтартылган.

- Иң күбе дигәндә, ун көн эчендә без планны үтәп бетерергә тиеш. Агрегатлар ярдәмгә килә, чөнки кул белән генә башкарып чыгып булмый. Май бәйрәмнәрен күргән юк инде безнең, - ди Нурфия Ибраһимова.

Ун көн эчендә агач утырттың да шуның белән эш бетте дигән сүз түгел икән шул. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре - җәй буе урманда. Алар утырткан агачларын саклап кына үстерә, культиваторлар үсентеләрнең тирә-ягын үләннән арындыра.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: