Бөгелмә авазы

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” турындагы легенда белән танышырга тәкъдим итә

Гаилә – безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, бу: якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шуңа күрә гаилә бәйрәме безнең өчен бик мөһим.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда күп кенә гаилә бәйрәмнәре уза: балалар һәм өлкәннәр  халык гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныша торган Раштуа бәйрәмнәре; “Киң майчабу” күңел ачу чаралары,  “Сакла, дустым, гаиләңне – төп  ныгытмаңны”, “Гаилә – уртак фикерләү һәм эшләр бердәмлеге” гаилә-уен программасы; 8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көненә – “Без бергә” гаилә-уен программасы  һәм башка уеннар.

Әмма 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү традициясе бездә күптән түгел генә барлыкка килде. Шуңа күрә Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе турындагы риваять белән танышырга тәкъдим итәләр.

Бу тарих Муромда Петрның өлкән абыйсы Павел кенәзлек иткән чорда башлана. Тик Павел гаиләсендә бәла килеп чыга – Иблис сүзенә карап, Павелның хатынына Елан ияләшә. Бу хакта ул иренә үзе сөйли. Ә Павел аңа еланнан үз үлеменең серен ачуны сорарга куша. Аңа үлеменең Петр аркасында буласын әйтәләр. Моны ишеткән Петр, кылычын алып , еланны үтерергә була. Әмма елан Петрга агулы кан сибәргә өлгерә, шуннан Петрның бөтен гәүдәсе җәрәхәтләр һәм куыклар белән каплана. Петрны авырудан ничек дәваларга кирәклеген беркем дә белми.  

Һәм шунда Рязань җирендә гади крестьян кызы Феврония табыла һәм ул Петрның хезмәтчесенә   әгәр князь ихлас һәм үз сүзләрендә тора торган булса, аның сәламәтләнәчәген әйтә. Кенәз ул кызны алып килергә  боера.

Петр үзен дәвалаган кешегә зур бүләк вәгъдә иткән була. Әмма Феврония бүләктән баш тарта, тик шарт куя: “Әгәр хатыны булмасам, мин аны дәваларга алына алмыйм”.

Петр аңа өйләнергә вәгъдә итә, ә чынлыкта ялган сүз була бу. Князьлек горурлыгы аңа гади кызга өйләнергә ирек бирми.

Феврония исә Петрның хәйләсен аңлый. Ул аңа мунчада юынып чыгарга, аннары бөтен җәрәхәтләренә үзе биргән майны сөртергә куша. Тик бер урын калырга тиеш була. Акыллы кыз авыруларның гөнаһлар өчен бирелүен һәм тән газаплары аша җан дәваланырга тиешлеген белә. Дәвалану өчен исә Петр мин-минлеген җиңәргә тиеш була.

Петр терелә, аның май сөртмәгән урында гына җәрәхәте кала. Әмма вәгъдәсен үтәми, өйләнми. Тиздән бөтен чире янә әйләнеп кайта һәм Петр янә Феврониягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Бу юлы ул үз сүзендә тора һәм терелә, Муромга да хатыны белән кайта.

Павел үлгәч, Муромда Петр патша булып кала. Тик боярлар, бигрәк тә аларның хатыннары Февронияне яратмыйлар, гади крестьян хатынына буйсынырга теләмиләр.     Феврониягә, үзе теләгән бөтен нәрсәне алып, шәһәрдән китәргә тәкъдим итәләр. Ә Феврониягә аның ире генә кирәк була. Петр исә, үзен сөекле хатыны белән аерырга теләүләрен белгәч, хакимлек итүдән  баш тарта һәм хатыны белән бергә чыгып китә.

 Ир белән хатын көймәгә утырып, Ока буйлап йөзеп китәләр. Алар гади кешеләр кебек яшәгәннәр, әмма бергә   бәхетле булганнар.

Ә ул арада Муромда чуалышлар башлана. Бик күпләрнең тәхеткә утырасылары килә. Кан коела һәм кеше гомерләре кыела башлый. Тынычлык хакына боярлар Петрдан кире кайтуын сорап, аңа илче җибәрәләр. Петр  Феврония белән Муромга әйләнеп кайта һәм анда озак еллар бәхетле идарә итә, ә Феврония шәһәрлеләрнең мәхәббәтенә лаек яулый. Картлык килгәч, ир белән хатын төрле икесе ике монастырьга китәләр, Аллаһыдан икесен бер көнне  үз хозурына алуны сорап, дога кылалар, бу эшләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә эшлиләр. Ә тагын алар үзләрен алдан әзерләнгән, уртадан юка гына элпә белән аерылып торган бер табутта җирләргә васыять итәләр.

Петр белән Феврония бер көнне һәм бер үк сәгатьтә вафат булалар. Тик кешеләр монахларны бер табутта җирләүне дөрес түгел дип тапкан һәм аларның гәүдәләрен төрле гыйбадәтханәләргә илтеп куйганнар. Әмма иртәнгә могҗиза була –  кешеләр аларның гәүдәләре бер табутта ятуын күрә. Бергәләп җирләргә туры килә үзләрен.

1547 елда Петр һәм Феврония куәтләрен чиркәү соборында канунлаштыралар. Шул вакыттан бирле   ир белән хатын гаилә учагын яклаучы Изгеләр буларак хөрмәтләнә.

Петр һәм Феврония турындагы риваять безгә XVI гасыр борынгы рус әдәбиятының иң күренекле әсәрләреннән берсе – “Петр һәм Феврония Муромскийлар повесте”ннан билгеле.  

Бүген  Петр һәм Феврониянең 8 июльдә билгеләп үтелә торган көне халык арасында якты бәйрәмгә әверелде. Ә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы  – ромашка, чөнки ул  мәхәббәт һәм тугрылык турындагы хыялның чагылышы булып тора.

Гөлчәчәк Гарипова, методист

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: