Бөгелмә авазы

Бөгелмә тимер юл узелы террорчылыкка каршы тора аламы?

Бөгелмә тимер юл узелы террорчылыкка каршы ­­­тора аламы? Биредә Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ идарәсе әлеге өлкәдә кимчелекләр булуын ачыклаган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Бөгелмә тимер юл станциясе һәм Бөгелмә вокзалы аша шартлагыч, янучан матдәләр төялгән зур составлар, пассажир поездлары үтә. Шуңа да алар...

Бөгелмә тимер юл узелы террорчылыкка каршы ­­­тора аламы? Биредә Татарстан Республикасы буенча Россия ФСБ идарәсе әлеге өлкәдә кимчелекләр булуын ачыклаган. Бу хакта террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр.

Бөгелмә тимер юл станциясе һәм Бөгелмә вокзалы аша шартлагыч, янучан матдәләр төялгән зур составлар, пассажир поездлары үтә. Шуңа да алар аеруча күзәтү астында булырга тиеш, ләкин бүгенге көнге күренеш киресен исбатлый. Әлеге объектларда пропуск режимы тулы күләмдә башкарылмый, ә видео аша күзәтү системасының рәсем сыйфаты түбән икән. Тикшерү барышында вокзал эчендә урнаштырылган металл детекторлары бөтенләй кулланылмавына, пассажирларның багажы тикшерелмәвенә һәм сигнализация төймәсенең гомумән булмавын ачыклаганнар. Тимер юл станциясе дә алардан калышмый. Биредә территория әйләндереп алынмаган, шуның өстәвенә каравылчы да, транспорт полициясе постлары да юк, видеокүзәтү гомумән башкарылмый.

Мондый ситуация инде 2014 елдан бирле үзгәрешсез кала бирә икән инде. Ел да саклык кагыйдәләрен үтәү буенча Куйбышев тимер юл начальнигына һәм Бөгелмә станциясе һәм вокзалы җитәкчеләренә кисәтү ясала килгән. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында Бөгелмә тимер юл вокзалы начальнигы Ирина Баскакова һәм Бөгелмә станциясе начальнигы Алексей Новиков чыгыш ясады. Ләкин аларның доклады комиссия әгъзаларын канәгать калдырмады. Аларга янә кисәтү ясалды һәм кимчелекләрне бетерү өстендә актив эш алып бару йөкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: