Бөгелмә авазы

Бөгелмә сулыгы яңа сулыш өрүне көтә

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 7 апрель көнне Бөгелмәдә Кызыл Армия урамындагы паркны төзекләндерү проектын карауны һәм Бөгелмә сулыгы территориясен үзгәртеп кору концепциясен кабул итү семинары булып узды. Анда шәһәр җитәкчеләре, Казан шәһәреннән килгән архитекторлар, дизайнерлар...

Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2016 ел Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 7 апрель көнне Бөгелмәдә Кызыл Армия урамындагы паркны төзекләндерү проектын карауны һәм Бөгелмә сулыгы территориясен үзгәртеп кору концепциясен кабул итү семинары булып узды. Анда шәһәр җитәкчеләре, Казан шәһәреннән килгән архитекторлар, дизайнерлар һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

Казан кунаклары эшне Кызыл Армия урамындагы паркны һәм Бөгелмә сулыгы территориясен караудан башлап җибәрде. Шул рәвешле, проектны төзүче архитекторлар урында торып, Бөгелмәнең ял итү урыннарын үзгәртеп кору турында сүз алып барды. Аралашу вакытында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны турыдан-туры Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировтан, шәһәр архитекторы Марсель Каюмовтан ала алды. Казан архитекторы Юлия Хәйруллина сүзләренә караганда, ял итү урыннары белән урында танышу эшкә җиңеллек китерә икән. "Биредә без парк һәм сулыкларның бүгенгесен күреп, киләчәге турында планнар корабыз. Һәрберебезнең -- үз карашы. Нәтиҗәдә, бер фикергә килеп, менә дигән асыл идеяләрне тормышка ашырабыз, халык өчен уңайлы ял итү урыннары тудырабыз", -- ди ул.

Былтыр башланган эшнең дәвамы быел бара. Сүз -- Кызыл Армия урамында урнашкан парк турында. Төзекләндерү эшләре кар эреп бетү белән дәвам иттереләчәк. Монда яшьләр өчен интернет-кафе ачу, автомобиль кую урыннары булдыру, экстремаль спорт яратучыларга махсус мәйданчыклар төзү планлаштырыла.

Ә менә сулык янындагы үзгәрешләр турында архитекторлар һәм дизайнерлар бөгелмәләр белән дә әңгәмә кора алды. Бу турыдагы концепцияне кабул итү өчен ЗАГС бинасында утырыш уздырдылар. Анда шәһәр эшмәкәрләре, су буенда урнашкан йортта яшәүче бөгелмәләр, социаль оешма вәкилләре, шәһәр активистлары катнашты. Сулык янындагы үзгәрешләргә һәркем үз өлешен кертә алды. Мәсәлән, Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре музей янында ял итү урыны булдыруны тәкъдим итте. Алар биредә сулыкка карап торган урында Ярослав Гашек утырып тора торган эскәмия куярга, ә аның янына төрле үсентеләр, чәчәкләр, куаклар утыртуны күздә тота. Бөгелмәләрнең тәкъдимнәре күп булды. Аларны тормышка ашыруны Казан шәһәре белгечләре үз җаваплылыгына алды.

Наталия Фишман сүзләренә караганда, Бөгелмәнең республика программасына керүе юкка түгел. "Биредә җан биреп эшләргә әзер торган җитәкчеләр бар. Барысы да яшьләр. Димәк, яңа проектлар тиз арада тормышка ашырылыр дигән өмет бар. Бу эшкә акчаны республика сезнең районга грант итеп тапшыра, җирле бюджетттан акча тотылмаячак", -- ди ул.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Бөгелмә сулыгы эшенең проекты төзелә башлаган. Сулыкны һәм аның территориясен төзекләндерүгә 40 миллион сум акча бүленеп бирелергә тиеш.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: