Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Җиңүнең 72 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Кичә Татар мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган, "Бөек Җиңүгә багышлана" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Уңайлы фойеда өч буын вәкилләре: ветераннар, сугыш елы балалары һәм үсеп килүче яшьләр - кадетлар очрашты. Күргәзмә кызыклы һәм теманы ачуга килгәндә бик тә үзенчәлекле - сугыш 1941-1945 елларда да һәм хәзерге...

Кичә Татар мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган, "Бөек Җиңүгә багышлана" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Уңайлы фойеда өч буын вәкилләре: ветераннар, сугыш елы балалары һәм үсеп килүче яшьләр - кадетлар очрашты.

Күргәзмә кызыклы һәм теманы ачуга килгәндә бик тә үзенчәлекле - сугыш 1941-1945 елларда да һәм хәзерге көндә дә кот очкыч кайгылар китерә. Биредә ТР көньяк-көнчыгышында эшләп килүче рәссамнарның картиналары тәкъдим ителгән.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне бәйрәм көннәрендә истәлек күргәзмәсенә чакырабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: