Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның Җиңү көне белән бәйрәм котлавы

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында гасырларда сүнми-сүрелми яшәр вакыйгалары бар. Без - Россия халкы өчен 1941 - 1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының фашистлар Германиясен җиңеп чыгуы әнә шундый вакыйга булып тора. Җиңү көне - Ватаныбыз һәм илдәге һәрбер гаилә өчен кадерле,...

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Һәр халыкның, һәр дәүләтнең тарихында гасырларда сүнми-сүрелми яшәр вакыйгалары бар. Без - Россия халкы өчен 1941 - 1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының фашистлар Германиясен җиңеп чыгуы әнә шундый вакыйга булып тора.
Җиңү көне - Ватаныбыз һәм илдәге һәрбер гаилә өчен кадерле, якты, изге бәйрәм ул. Барлык буын вәкилләрен берләштерә, бар халык ярата торган бәйрәм. Җиңү көне - Россиянең горурлыгы, хәрби даны көне, совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыгын, фидакарьлеген гәүдәләндерүче символ да ул. Яу кырларында һәлак булганнар турындагы якты истәлекләрне мәңге хәтердә тоту, янәшәбездә гомер итүче ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтү - безнең изге бурычыбыз. Бөек Җиңүне яулаганнары, илебезне сугыш хәрабәләреннән торгызганда фидакарьләрчә эшләүләре, тыныч заманда Ватаныбызның куәтен арттыруга салган тырышлыклары өчен без алар каршында чиксез бурычлыбыз.
Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлыкта һәм иминлектә шатланып гомер итүегезне телим!
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: