Бөгелмә авазы

Бөгелмә салым инспекциясе яңалыклары

Агымдагы елның ахырында физик затлар милеккә салымны кадастр бәясеннән чыгып түләргә тиеш булалар. Яңа кагыйдәләр буенча, ташламаларга ия кешеләрдән тыш, барлык гражданнар шушы елның 1 декабренә кадәр 2015 ел өчен физик затлардан алына торган милек салымын кадастр бәясеннән чыгып түләячәкләр. 2015 елдан башлап, әгәр гражданинның берничә күчемсез милек объекты була...

 

Агымдагы елның ахырында физик затлар милеккә салымны кадастр бәясеннән чыгып түләргә тиеш булалар.

Яңа кагыйдәләр буенча, ташламаларга ия кешеләрдән тыш, барлык гражданнар шушы елның 1 декабренә кадәр 2015 ел өчен физик затлардан алына торган милек салымын кадастр бәясеннән чыгып түләячәкләр. 2015 елдан башлап, әгәр гражданинның берничә күчемсез милек объекты була икән, ул аларның берсе өчен генә ташламадан файдалана ала (2015 елның 1 гыйнварына кадәр аларның барысына да ташламалар бар иде). Ташламаларга ия салым түләүчеләрнең тулы исемлеге белән кайда танышырга була соң? Ташламаларга ия салым түләүчеләрнең тулы исемлеге, аның күләме һәм моның өчен салым инспекциясенә кирәк булган барлык документлар турында Россия Федераль салым хезмәте (ФНС ) рәсми сайтында (www.nalog.ru) белешергә була. Өстәмә салым ташламалары урнаштырырга хокук бирүче җирле үзидарә органнарының ташламалар турындагы карарлары хакында белешү өчен "Налогообложение в РФ" бүлегенә кереп, "Налог на имущество физических лиц" кнопкасына басарга һәм "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" сылтамасына (ссылка) керергә кирәк. Салым органы салым исәбен 2016 елның икенче яртысында төгәлләргә планлаштыра, нәтиҗәдә, салым түләү турындагы уведомление һәм квитанцияләр почта аша гражданнарга октябрь-ноябрь айларында гына килеп ирешәчәк. Шуңа күрә салым түләүчеләребезгә электрон сервиска - "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц"ка керергә киңәш итәбез. Анда салымнарның суммасы, салым объектлары турында тулы мәгълүматлар бар, биредә шулай ук, почта аша документларны көтеп тормыйча, алдан милек, җир һәм транспорт салымнарын түләүгә документларны да формалаштырырга була. Димәк, өйдән чыкмыйча да, "Личный кабинет"ка кереп, салымнар буенча барлык сорауларга да бик гади һәм тиз генә тулы җавап табарга була.
Надежда АНДРЕЕВА,
салым түләүчеләр белән
эшләү бүлеге җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: