Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында комбайннар парадында аграрийлар урып-җыю эшләренә әзерлекне күрсәттеләр.

Техниканы карау Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында узды.

Анда җирле белгечләр, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе һәм Россельхозүзәк вәкилләре, шулай ук комбайнчылар үзләре һәм алмаш тракторчы-машинистлар катнашты.

Комиссия әгъзалары ашлык җыю комбайннарының, туфракны төп эшкәртү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы техникасының, шулай ук ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының һәм яңа уңыш ташыячак транспорт чараларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.

Моннан тыш, комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм аптечкалары белән комплектлануы тикшерелде. Ягулык-майлау материалларын җитештерү һәм сарыф ителү күләме, комбайнчылар хезмәтенә түләү һәм урып-җыю кампаниясендә катнашучыларны матди кызыксындыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Агрегатларны тикшергәндә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклауга аерым игътибар бирелде. Районда булган барлык урып-җыю комбайннары да герметиклыкка җентекле тикшерү узды. Аннан соң аларны полог аша керттерделәр, контроль суктырдылар. Чөнки игенчеләрнең төп бурычы - уңышны җыеп алу гына түгел, аны югалтуларсыз саклауга тапшыру да.

Беренче булып, үз комбайннарын жюри хөкеменә РассветҖЧҖ тәкъдим итте. Бу хуҗалыкта өч берәмлек ашлык җыю техникасы бар. Узган көз һава торышы начар булу сәбәпле, игенчеләр көнбагышны соң җыеп бетерделәр, салкыннарда эшләделәр, үзйөрешле машиналарны чистарттылар. Әмма комиссия әгъзалары кайбер җитешсезлекләрне карады, аерым алганда, комбайннарның аерым урыннарында яшел масса фрагментларын таптылар. Агрегатлар әлегә әзерлек стадиясендә. Механизаторлар җәмәгать терлекчелеге өчен азык әзерләүгә җәлеп ителде, шуңа күрә урып-җыю комбайннарын ремонтларга соңга калып керештеләр.

Северная Нива Татарстан, гадәттәгечә, үз техникасын Зеленая Роща кыр станында тәкъдим итте. Игенчеләр бу чарага бик җитди караганнар. Ашлык җыю агрегатларын тәртипкә китергәннәр һәм тикшерүчеләрнең иң уңай фикерләрен алдылар.

Биредә эшләү өчен шартлар бик яхшы, дип билгеләп үтте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов. – Механизаторлар да үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Шуңа күрә яхшы хезмәт хакы алалар һәм даими рәвештә Татарстан Республикасы буенча иң яхшылар рәтенә керәләр. Бу юлы да комбайн бункерларыннан бер тонна яхшы ашлык биреп, югары нәтиҗәләргә ирешә алырсыз дип өметләнәм. Моның өчен барлык шартлар да бар – техника әзер, дизель ягулыгы җитәрлек, бөртеклеләр өлгереп җитеп килә. Һава торышы гына сынатмасын иде.

Тикшерүчеләр өчен чираттагы тукталыш КолосҖЧҖ мәйданчыгы булды. Техниканы карау вакытында автопаркта ике ашлык җыю комбайны иде. Алар - тулы тәртиптә. Ә берничә көн элек бу авыл хуҗалыгы берләшмәсенә тагын бер техника өстәлде. Бу Росагролизинг АҖ ярдәме белән мөмкин булды, оешма коронавирус чорында аграрийларга ярдәм күрсәтә, шундый катлаулы вакытта авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алу өчен махсус шартлар тәкъдим итә. Димәк, беренчел взнос-аванс алынмый, ә төп бурыч буенча 12 айга кичектерү бирелә. Лизинг килешүе вакыты - сигез елга кадәр. Бу программа буенча безнең районга барлыгы алты ашлык җыю комбайны кайтачак.

М. Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы берләшмәсенең машина ишегалдында комиссия ягыннан аерым кисәтүләр булмады, ә җитешсезлекләр бүгенге көндә бетерелде.

Комбайннар парады ПодгорныйҖЧҖнең кыр станында тәмамланды. Техника яңа булмаса да, җирле игенчеләр үз вазифаларын бик яхшы башкардылар. Агрегатларны тикшерделәр, аларны бер сафка урнаштырдылар һәм яхшы бәя алдылар.

Комиссия әгъзалары фикеренчә, Бөгелмә районы хуҗалыклары урып-җыю эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгәннәр һәм алар икмәк кырында техниканы эксплуатацияләүгә рөхсәт алдылар.

– Урак вакытында барлыгы 95 ашлык җыю машинасы җәлеп ителәчәк, – дип аңлатты Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев. – Һәр транспортка механизатор беркетелгән. Урып-җыю эшләре барышында игенчеләргә, комбайн маркасына һәм башкарылган эшләр күләменә карап, суктырылган ашлык өчен премия биреләчәк. Районда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 37 мең гектар тәшкил итә, ә тәүлеклек техник потенциал – 1 763 гектар. Кырга якын көннәрдә чыгу күздә тотыла.

Рөстәм БАРИЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: