Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында Гариповлар гаиләсенең бриллиант юбилее

“Татарстан АССРда никахлашкан гаиләләрне хөрмәтләү” проекты кысаларында, агымдагы елның июнь ахырында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “бриллиант” юбилярларны – 60 ел бергә гомер иткән Гариповлар гаиләсен бүләкләү тантанасы үтте.

Гаиләне әлеге истәлекле матур вакыйга белән шәһәр җитәкчелеге исеменнән, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко котлады. Ул әлеге күркәм гаиләгә бәхет һәм сәламәтлек теләде һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел истәлекле билгесен, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан котлау адресын тапшырды.

Нәҗип Закир улы белән Асия Халикъ кызы Гариповлар гаиләсенең тарихы, гаилә тормышының башка юбилярлары кебек үк, республикабыз тарихының мөһим өлешенә әверелде. Безнең төбәкнең ныклы һәм соклануга, игътибарга лаеклы гаиләләре мисалында без барыбыз да мәхәббәткә, тугрылыкка, гаиләләрне саклап калу серләренә төшенәбез һәм чын гаилә кыйммәтләрен арттыру сәләтенә өйрәнәбез.

Мәхәббәт, тугрылык. Бриллиант юбилярлар өчен бу төшенчәләр гаилә тормышында гомер буе ышанычлы терәк булган һәм шулай булып кала да. Бу хәзер никахлашучы яшьләр өчен үрнәк түгелмени?!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: