Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында авыр чирлеләргә ярдәм күрсәтү оештырылды

Белгечләр авыруларның сәламәтлеге торышына динамик мониторинг үткәрделәр, анализлар алдылар, кирәкле медицина процедуралары үткәрделәр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) 2002 елда паллиатив ярдәм төшенчәсен ачыклап, эш билгеләде: “Паллиатив ярдәмнең максаты –пациентларның һәм аларның гаилә әгъзаларының тормыш сыйфатын яхшырту. Бу максатка чирне иртә ачыклау, тиешенчә бәяләү, авыртуларны һәм башка авыр физик симптомнарны киметергә булышу, шулай ук психологик һәм рухи ярдәм күрсәтү аша газапларны булдырмый калу һәм җиңеләйтү юлы белән ирешелә” диелә билгеләмәдә.

Бөгелмә муниципаль районында хроник авырулар белән интегүче пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтү буенча системалы эш оештырылды. “Бөгелмә район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы шәфкать туташы һәм социаль хезмәткәре авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен квартал саен аларны йөреп чыгалар.

Чираттагы план буенча белгечләр вич-инфекцияле пациентлар янында булдылар. Алар авыруларның сәламәтлеге торышына динамик мониторинг үткәрделәр, анализлар алдылар, кирәкле медицина процедуралары үткәрделәр.

Билгеләп үтик, паллиатив медицина ярдәме түләүсез характерда күрсәтелә һәм Россия Федерациясе дәүләт гарантияләре программасына керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: