Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Кызыл Чишмә авылына – 90 ел

Кызыл Чишмә авылы оешуга быел 90 ел тулды. Бу датаны авыл халкы 8 июль көнне зурлап зур һәйкәл ачу тантансы белән билгеләп үтте. Аны Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышлаганнар. Шул рәвешле бу көнне авылның үткәне һәм киләчәге бергә килеп кушылды. Авылга кайтучы кунаклар да күп иде (биредә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан...

Кызыл Чишмә авылы оешуга быел 90 ел тулды. Бу датаны авыл халкы 8 июль көнне зурлап зур һәйкәл ачу тантансы белән билгеләп үтте. Аны Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышлаганнар. Шул рәвешле бу көнне авылның үткәне һәм киләчәге бергә килеп кушылды.

Авылга кайтучы кунаклар да күп иде (биредә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайтучыларны күреп булды). Аларның күбесе шушында туып-үскән. Шуңа да алар өчен авыл юбилее зур бәйрәм. Күпләр Сабантуе да булыр дип өметләнеп килгән. Тик аны быел, яңгырлы көннәр булу сәбәпле, уздырмаска уйлаганнар. Шуңа карамастан бәйрәм бик күркәм һәм ямьле узды.

Бөек Ватан сугышына Кызыл Чишмә авылының үзеннән генә 114 ир-егет китә. Аларга алмашка өлкән яшьтәгеләр, аналар, энеләр, сеңелләр, балалар эш урынына баса. Авыл халкы "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" дигән изге омтылыш белән яши башлый. Колхозчылар фронтны азык-төлек белән тәэмин итүдә катнаша. Фронтка йөзләрчә пот ашлык, ит, сөт, йомырка һәм башка күп төрле продуктлар озатыла. Язын басуларны сөргәндә, чәчкәндә, урып җыйганда ат урынына күп вакыт үгез-сыер җигеп эшләргә туры килә. Бөтен авырлык хатын-кыз, карт-коры, мәктәп балалары җилкәсенә төшә. Сугыштан соң да җиңел булмый авылда. Чөнки яу кырыннан фәкать 58 кеше генә туган җиренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Башкалар Ватан өчен изге көрәштә корбан булып калганнар.

- Минем бабай сугышта югалганнар исемлегендә. Аның һәм башкаларның истәлеге өчен берәр нәрсә эшләргә кирәк дип уйлаштык һәм Рәвилә апа Арсланова белән сөйләшеп-килешеп һәйкәл булдырырга булдык. Сугыш ветераннарының берсе дә инде исән түгел. Алар барысы да авыл каберлегендә җирләнгән. Яу кырында ятып калганнарның да, биредә күмелгәннәрнең дә истәлегенә багышлана бу һәйкәл, - ди Кодаш авыл җирлеге депутаты Марсель Мортазин.

Һәйкәлне авыл зираты янында урнаштырганнар. Аның бер ягында сугышта ятып калучылар исемлеге, икенче ягында зиратта җирләнгән ветераннар исеме язылган. Бу үзенә күрә һәлак булганнар алдында торган бурыч, ә алар турында әйтелмәгән сүзләр һәйкәл битендә урын алган.

Һәйкәл ачу тантанасына килүчеләр дулкынланудан күз яшьләрен сөртте, алар вафат булучыларны искә алды, алар истәлегенә чәчәкләр салды.

Һәйкәлне торгызуда "Девон" банкы ярдәм иткән. Эшне әлеге банк юристы Ленар Арсланов башлап җибәргән. Ул тумышы белән күрше Кодаш авылыннан. Ленар Кызыл Чишмә авылы юбилее, анда һәйкәл ачырга теләүләре турында әнисе Рәвилә Арслановадан ишетеп-белү белән банк җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Һәм менә бер ел дигәндә эш тәмамланган да. Узган ел авыл зиратында депутат Марсель Мортазин ярдәме белән зур чистарту өмәсе уздырганнар, анда җирләнгән ветераннарның исемен барлаганнар.

Бу олуг эшне башкарып чыгучылар адресына бу көнне зур рәхмәт сүзләре явып торды.

Ел азагына кадәр Кызыл-Чишмә авылында тагын бер зур бәйрәм уздырырга планлаштыралар. Бүгенге көндә "Кызыл Чишмә: үткәннәрдән бүгенгегә кешеләр язмышы аша" дигән китап әзерләү бара. Авторы Равилә Арсланова авылның һәр шәхесе турында материаллар, мәгълүматлар җыйган, хәзер шуларны бергә туплау өстендә эш алып бара.

- Бәйрәмне зурлап үткәрергә булдык. Китап - авыл тарихына багышланган. Презентациягә бар кешеләрне дә чакырып калабыз. Төгәл датасын көз көнендә хәбәр итәрбез, - ди Рәвилә апа.

Минем үземнең тамырлар да Кызыл Чишмә авылы белән тыгыз бәйләнгән. Бабам Солтан биредә беренче колхоз рәисе булса, аның әтисе Миңнебай шушы авылга нигез салучы булып тора. Шуңа да биредә барган бу матур, олы эшләр мине куандыра: юллар ясалган, чишмәләр ремонтланган... Тырышлык куючылар алдында мин дә, авыл халкы белән бергәлектә, баш иям. Зур Рәхмәт сезгә!!!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Әлеге язмага кагылышлы фотоларны түбәндәге сылтама буенча кереп карый аласыз: http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/10549-..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: