Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә өй туйлары гөрли

Узган шимбә көнне Карабашта 17 гаилә яңа йорт ачкчыларына ия булды. Йорт хуҗалары барысы да -- "Татнефть" җәмгыяте структурасында эшләүчеләр. Күбесе "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсеннән. Тантанада "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, "Лениногрскнефть" НГДУ начальнигы һ.б.катнашты. Йортлар быел "Татнефть" җәмгыятендә...

Узган шимбә көнне Карабашта 17 гаилә яңа йорт ачкчыларына ия булды. Йорт хуҗалары барысы да -- "Татнефть" җәмгыяте структурасында эшләүчеләр. Күбесе "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсеннән. Тантанада "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, "Лениногрскнефть" НГДУ начальнигы һ.б.катнашты.

Йортлар быел "Татнефть" җәмгыятендә старт алган яңа программа нигезендә төзелә.

--Хезмәткәрләребезнең тормыш шартын яхшырту максаты безнең компаниянең өстенлекле программасы булып тора. Шул рәвешле быел социаль ипотека программасы нигезендә 700 мең квадрат метр торак торгызылды. Бу эшкә яңалык та кертеп җибәрдек. Хәзер авыл һәм бистә җирлегендә яшәүче хезмәткәрләрнең тормыш шартларын яхшыртабыз. Бу максат белән Карабашта 40 коттедж төзедек. 17се эксплуатациягә инде кертелде. Йортлардан ачкыч алучыларны чын күңелдән котлыйм, сезнең шатлыгыгызны уртаклашам, -- дип узды "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов.

Йортлар 102 квадрат метрлы, ике катлы.

--Шатлыгыгыбыз эчкә сыймый. Без бүген иң бәхетле гаилә. Луговая урамында урнашкан йортыбыз янында 10 сутый җир бар. Үзем "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшлим. Ирем Илһам белән ике ул -- Илдан белән Исламны үстерәбез. Безнең өчен шундый уңайлыклары булган йорт бүләк итүе өчен оешмабызга без зур рәхмәтле, -- ди Галия Фәтхетдинова.

Йортлар, чыннан да, зур бүләк. "Татнефть" җәмгыяте аны хезмәткәрләренә 50 процентлы ташлама белән бирә һәм аларның Дәүләт торак фондына булган түләүләренең процентларын компенсацияли. Шул рәвешле йорт хуҗалары 4,7 миллион сумга төшкән торак хакының яртысын гына түли булып чыга.

Калган 23 йортны июль аенда эксплуатациягә тапшырачаклар. Димәк, Карабашта өй туйлары бәйрәме әле дәвам итәчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: