Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Иске Сумароково авылында районның авыл хезмәтчәннәре очрашты

Иске Сумароково авылында районның авыл хезмәтчәннәре очрашты. Алар күчмә утырышта (авыл клубында узды) чәчү мәйданнарының структурасы, орлыклар хәзерләү, агротехник чаралар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, ягулык материаллары турында сүз алып барды. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм аның урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр...

Иске Сумароково авылында районның авыл хезмәтчәннәре очрашты. Алар күчмә утырышта (авыл клубында узды) чәчү мәйданнарының структурасы, орлыклар хәзерләү, агротехник чаралар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, ягулык материаллары турында сүз алып барды. Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм аның урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты.

Басуларда әле ап-ак кар ята, язгы кыр эшләренә дә ерак кебек. Шуңа да карамастан, язгы чәчүгә кагылышлы мәсьәлә көн кадагындагылар рәтендә.

Дөрес, кыр эшләренә әзерлек инде күптән башланды. Тик көне якынлашкан саен киеренкелек арта гына бара. Соңгы вакытларда язгы эшләргә әзерлекнең торышы турында агропромышленность комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмәләр уздырыла. Алда шундый олы мәшәкатьләр торганда, игенчеләрнең борчылулары урынлы. Һава шартлары ничек килер, технология таләп иткән вакытка сыешып булырмы, чәчү техникасы көйсезләнеп эштә тоткарлык тудырмасмы һ.б. шундый сораулар тынгы бирми аларга.

- Финанси хәлгә бәйле рәвештә, быел язгы кыр эшләре катлаулы шартларда узачак. Шуңа да авыл хуҗалыгы җитәкчеләре алдында зур бурычлар тора, киеренке шартларда эшләргә туры киләчәк. Быел булдыра алмаганнар еллар буе эшләп килгән эшеннән дә мәхүрүм калырга мөмкин, - дип ишарәләде район башлыгы Линар Закиров.

Аны аңлап була, хәзер авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күп күләмдә кредитлар алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Ә бу исә техникага ягулык-майлау материаллары һәм запас частьлар алырга акча юк дигән сүз. Минераль ашламалар кайтарту мәсьәләсендә дә хәл катлаулы.

- "Муса Җәлил исемендәге", "Подгорный", "Племптица" хуҗалыкларына кредит алуга рөхсәт бирелде. Тик РФ Үзәк банкыннан җавап юк. Шуңа эшләр дә тоткарлана, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлов.

Һава шартларының да йогынтысы зур. Әле уҗым культуралары ничек кышлагандыр бит? Узган көз республикада бу культураны 617 мең гектарда чәчкән булсалар, бүгенге көндә шуларның 100 мең гектарында аларның һәлак булганлыгы мәгълүм икән инде. Безнең районны да бу проблема читләтеп үтмәгән. Кар тулысынча эреп беткәч, тагын нәрсә күрсәтер?

Мондый сәбәпләр язгы кыр эшләре кампаниясенә йогынты ясамыйча калмый, әлбәттә. Киңәшмәнең практик өлеше "Подгорный" хуҗалыгының техника паркында дәвам итте. Анда белгечләр орлыкларның шытымы, аларның саклау шартлары турында мәгълүмат бирде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: