Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында “Тере су” бәйрәме үтте (+ФОТОЛАР)

Кешеләр бик борынгы заманнарда ук су көченең бөеклегенә төшенгәннәр һәм сусыз тормыш юклыгы турындагы хакыйкатънең дөреслегенә инанганнар. Юкка гына әкиятләрдә "тере су" үлгәннәрне дә терелтми бит. "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесенең "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чираттагы чарасы "Тере су" исеме астында үтте. Бәйрәм, Вязовка...

Кешеләр бик борынгы заманнарда ук су көченең бөеклегенә төшенгәннәр һәм сусыз тормыш юклыгы турындагы хакыйкатънең дөреслегенә инанганнар. Юкка гына әкиятләрдә "тере су" үлгәннәрне дә терелтми бит.
"Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесенең "Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган чираттагы чарасы "Тере су" исеме астында үтте. Бәйрәм, Вязовка авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, "Санин ключ" чишмәсе буенда гөрләде.


Иң элек тантана кунакларын Вязовка авыл җирлеге башлыгы Виктор Николаевич Соколов сәламләде. Соңрак халыкны бай һәм матур концерт программасы көтте.

Аның кысаларында, Вязовка, Петровка, Наратлы, Соколка авыл мәдәният йортлары, Акбаш күпфункцияле үзәге үзешчән сәнгать коллективлары башкаруындагы дәртле җырлар яңгырады. Ә Альбина Савина һәм Прогресс мәдәният йорты бию коллективы башкаруындагы халык биюләре вакытында кунаклар үзләре биюгә кушылдылар.


Кече Бөгелмә һәм Ключи авылы мәдәният йортларының декоратив-гамәли иҗат студиясе тәкъдим иткән эшләнмәләр күргәзмә-сатуы һәм мастер-класслар зур казаныш алды. Балалар өчен батут эшләде, ә күп кенә тамашачылар Вязовка бистәсе рәссамы Роман Кобелецкийдан үз портретларын ясату мөмкинлегенә шатланды. Кызу көндә теләге булганнарның барысы да төрле сорттагы салкын квастан һәм учакта пешерелгән Вязовкача ухадан авыз итә алды.


Юкка гына бәйрәм үзенең чишмәләре белән танылган Вязовка авыл җирлеге территориясендә үтмәде. Вязовка җирлегендә җир асты суларының ике чыганагы бар - Вязовка һәм Бөгелмәнеке. "Чиста су" проектын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Бөгелмә Торак пунктлар программасы буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мактаулы исемлегенә кертелгән Россиянең дүртенче шәһәре булды. Чиста һәм тере су Вязовка авыл җирлегендә үткән брендлы чараның символына әйләнде.
Римма БАРАТОВА,
методика бүлеге мөдире.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: