Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында көзге кыр эшләре дәвам итә

Авыл хезмәтчәннәре календаренда иң киеренке чор - көзге кыр эшләре гөрли. Яз чәчкән байлыкны җыеп алу белән беррәттән, кышка да әзерләнергә: җирне эшкәртергә, уҗым культураларын чәчеп калдырырга кирәк. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар, әлбәттә, хуҗалыкларда барган эшләрне бераз туктатып торды. Ләкин яңгырлардан соң табигать матур көннәре белән сөендерә, ялтырап кояш та...

Авыл хезмәтчәннәре календаренда иң киеренке чор - көзге кыр эшләре гөрли. Яз чәчкән байлыкны җыеп алу белән беррәттән, кышка да әзерләнергә: җирне эшкәртергә, уҗым культураларын чәчеп калдырырга кирәк. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар, әлбәттә, хуҗалыкларда барган эшләрне бераз туктатып торды. Ләкин яңгырлардан соң табигать матур көннәре белән сөендерә, ялтырап кояш та чыкты. Районыбыз аграрийлары өчен мондый мизгелнең һәр минуты бик кадерле.

Бүгенге көнгә Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тарафыннан 35 808 гектарда культура җыеп алынган, бу гомуми эш күләменең 76 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш - гектарыннан 28.1 центнер. Хуҗалыклар карабодай һәм сабан культуралары җыю белән мәшгуль: 4 252 гектарда карабодай һәм 6 905 гектарда сабан бодае җыеп аласы калган. "Рассвет" җәмгыятендә эш тәмамланган инде. Көннәр матур торса, башка хуҗалыклар да бик тиздән эшне тәмамлаячаклар, - дип белдерә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев.

Бер үк вакытта игенчеләр уҗым культуралары чәчү белән дә мәшгуль. Бүгенге көнгә 6 850 гектар җиргә бөртек салынган, аларның 5060 гектары - арыш, 1 790 гектары - уҗым бодае.

Хуҗалыклар җирне эшкәртү эшен дә читтә калдырмый. Туфракның өслеген эшкәртү - 13 950, сөрү - 400, тирәнтен йомшарту 1650 гектарда башкарылган. Җир эшкәртүдә 22 агрегат эшли.

Сүз уңаеннан, 2017 елда Бөгелмә районы аграрийлары бөртекле һәм техник культураларны 51,4 мең гектар җиргә чәчкәннәр, бу 2016 ел белән чагыштыргаенда 1 286 гектарга күбрәк. Шул ук вакытта бөртеклеләр мәйданы 2,6 процентка кимегән һәм 47, 4 мең гектар, ә техник культуралар киресенчә, 2,7 тапкырга артып, 4 мең гектар тәшкил иткән. Чәчү өчен өстенлекле культуралар рәтендә - бодай, карабодай, рапс һәм көнбагыш. Уңышны җыю өчен 91 комбайн, шул ук вакытта, заманча «New Holland», «Кейс», «ДОН-1500», һәм 44 КАМАЗ катнаштырылган.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: