Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында кызу эш чоры - урак башланды

"Подгорный" җәмгыяте - Бөгелмә районында алдынгы хуҗалыкларның берсе. 2016 ел уңышын җыярга биредә алты көн элек керешкәннәр. Хуҗалыкның 20 эшчесе иртәнге 7дән алып, кичке 9га кадәр басуда эшли. Алар 7 мең гектар җирдә үскән ашлыкны кыска вакыт аралыгында җыеп алу өчен ашыга. Хуҗалыкның иң тырыш алдынгы комбайнчысы Андрей Тугаев "Подгорный"...

"Подгорный" җәмгыяте - Бөгелмә районында алдынгы хуҗалыкларның берсе. 2016 ел уңышын җыярга биредә алты көн элек керешкәннәр. Хуҗалыкның 20 эшчесе иртәнге 7дән алып, кичке 9га кадәр басуда эшли. Алар 7 мең гектар җирдә үскән ашлыкны кыска вакыт аралыгында җыеп алу өчен ашыга.

Хуҗалыкның иң тырыш алдынгы комбайнчысы Андрей Тугаев "Подгорный" җәмгыятендә 1990 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә аның эшен дәвам итүчеләре дә бар: уллары Константин белән Александр да комбайнда 2016 ел уңышы өчен көрәш алып бара.

-- Көзен чәчеп калдырган арышны җыя башладык. Былтыргы белән чагыштырганда, ул күпкә яхшы. Тик дым җитмәү сәбәпле, авып төшкән, шуңа да җыеп алу әкренрәк бара, -- ди Андрей Тугаев.

-- Уҗым бодае яхшы булырга охшаган, гектарыннан 17 -- 18 центнер уңыш чыга. Һава торышы гына уңай торсын, вакытында җыеп алсак, шуңа рәхмәт инде дибез. Җыелган ашлыкны ындыр табагына ташыйбыз. Анда бөртеклеләрне ачык җирдә җилләтәбез һәм, сортларга аерып, чистартып, элеваторга озатабыз, -- ди "Подгорный" җәмгыятенең баш инженеры Сергей Малыхин.

Хуҗалык җитәкчесе Тәүфыйк Сәлахов шулай ук өметле көр тавыш белән сөйләшә. Димәк, яхшы уңыш җыеп алырга өметләре зур.

-- Бүгенге көндә кырда 7 комбайн, 6 "КамАЗ" машинасы эшли. Безнең 2 мең гектар җирдә -- көзге бодай, 2,1 мең гектарда - уҗым бодае, 1,8 гектарда - арпа, 700 гектарда - солы, 800ендә карабодай чәчелгән. Кайсысында яхшы уңыш икәнен җыеп бетергәч кенә ачыклый алачакбыз. Быел уракка алдарак төштек. Барысын да Аллага тапшырдык. Шушы көннәрдә уҗым чәчәргә керешергә кирәк, тик җирдә дым юк, шуңа күрә эшебез тоткарланачак инде, нишләтәсең. Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Шунсыз яхшы уңышка өмет итеп булмый, -- ди ул.

Бөгелмә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов сүзләренә караганда, быел аграрийлар, бөртеклеләрнең башагында дым күп булуы сәбәпле, уракка бер атнага соңга калып чыккан. Шуңа да карамастан, авыл хезмәтчәннәре 2016 ел уңышын вакытында җыеп алырга планлаштыра. Уҗым бодаен игенчеләр 10 көн эчендә ындыр табагына китереп бетерергә ниятли.

-- Моннан тыш, бездә урак өстендә эшләүче хезмәт алдынгыларын бүләкләү, аларга акчалата премияләр бирү каралган. Мәсәлән, 100 тонна ашлык җыйган механизатор үз хезмәт хакына өстәмә 3 500 сум премия алачак. Гомумән, хуҗалыклар бу премияне үз кесәсенә карап билгели. Кайсыбер хуҗалыкларда ул 7 500 сумга кадәр җитә, -- ди Руслан Сәйфетдинов.

Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре өчен кызу эш чоры - урак өсте. Алар алдында Бөгелмә районы кырларының 48 мең гектар җиреннән уңышны үз вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: