Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында хисап тоту сессияләре дәвам итә

Бөгелмә районында хисап тоту сессияләре дәвам итә. 20 гыйнвар көнне алар Спас һәм Татар Димскәе авылларында булып узды. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, почта, мәгариф, хокук һәм сәламәтлек саклау органнарыннан белгечләр, депутатлар катнашты. Спас һәм...

Бөгелмә районында хисап тоту сессияләре дәвам итә. 20 гыйнвар көнне алар Спас һәм Татар Димскәе авылларында булып узды. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, почта, мәгариф, хокук һәм сәламәтлек саклау органнарыннан белгечләр, депутатлар катнашты.

Спас һәм Татар Димскәе авыллары -- Бөгелмә районында тотрыклы рәвештә үсеш алган авыл җирлекләре исемлегендә. Бу хәл авыл урамнарына килеп кергәч тә күзгә ташлана. Әйләнә-тирә ялт иткән: юллар кардан чистартылган, караңгы төшүгә карамастан, урамда яп-якты, багана саен лампалар янып тора. Ләкин моңа карамастан, тирә-якны тәртипкә китерү иң актуаль сорауларның берсе булып тора. Чөнки кайбер мәсьәләләрне чишү өчен зур күләмдә акча таләп ителә. Ә шәһәрдән читтә торган җирлекләрдә бу сорау һәрвакыт проблемалы булып кала. Авыл җирлеге башлыкларының төп баш бәласе шул инде, финансларга барып бәйләнә. Авылларда юлларны ремонтларга кирәк. Бу -- төзекләндерү эшләренең иң кыйммәтлесе.

-- Әлеге юнәлештә эш, әкрен генә булса да, алып барыла. 2016 елда Комсомол урамындагы 1 725 квадрат метр юлга таш салдык. Өстәмә рәвештә 150 тонна вак таш кайтардык, шуның яртысын Комсомол урамына җәйдек, ә яртысын, яз җиткәч, Муса Җәлил урамына (суык-Чишмә авылына чыга торган тыкырык) салачакбыз, -- ди Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов.

Татар Димскәендәге пай җирләре җаваплылыгы чикле "Агропродукт" белән "Тат Агро" җәмгыятьләре карамагына бирелгән. Ләкин килешү нигезендә тапшырыласы акча авыл җирлегенә әле кайтарылмаган. Шул рәвешле җир өчен булган салымны һәркем үзе түләргә мәҗбүр булган. "Агропродукт" җәмгыятеннән килгән вәкил:

-- Әлеге проблеманы гыйнвар ае дәвамында һичшиксез чишәрбез, -- дип сүз бирде.

Узган елда халык су җитмәү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән, кайбер йортларга ул гомумән барып җитми икән. Бу проблема Суык-Чишмә авылында да актуаль. Әлеге авылның су системасы Бөгелмә су каналына бирелмәгән. Әлеге сораулар 2017 елда чишелеш табар дигән өмет бар.

Ике авылның уртак проблемалары да җитәрлек. Беренчесе -- ике авылда да газ исе даими рәвештә таралып тора икән.

-- Без инде тончыгабыз, түзәр хәлебез юк. Бу хәлне чишегез берүк, -- ди халык авыл җирлеге башлыклыкларына мөрәҗәгать итеп.

Чыннан да, Спас һәм Татар Димскәе авылларында газ исе нык сизелә. Алар нефть скважиналары белән бәйле. Бу территорияләрдә урнашкан скважиналар өчен "Баулынефть" нефть-газ чыгару идарәсе җаваплы. Шунлыктан халык җыенына бу оешма вәкилләре дә чакыру алган иде.

-- Әлеге мәсьәләне быел чишәчәкбез. Моның өчен ел башында 20 миллион сум акча бүлеп бирелде, -- дип узды әлеге оешманың " ЦДНГ-2" цехы начальнигы Илшат Галиев.

Икенче проблема -- маршрут автобуслары. Алар шәһәр белән әлеге авыллар арасында көненә ике рейс ясый.

-- Бу бик аз. Автобус, һич булмаса, өч тапкыр йөрсен иде. Шәһәргә барырга туры килсә, көнебез үтә, -- ди авылда яшәүчеләр. Бу мәсьәлә һәм халык соравы "ПАТП" оешмасы җитәкчелегенә җиткереләчәк.

Күрше булып торган авылларда шатлыклы вакыйгалар да күп булган. Мәсәлән, Спас авыл җирлеге Татарстан Республикасы көненә багышланган смотр-конкурста җиңеп чыккан һәм "Шевроле-Нива" машинасы белән бүләкләнгән. Биредә юбилярларны, өлкән яшьтәгеләрне олылап торалар икән. Сессия вакытында актив авыл халкына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Татар Димскәе авылында быелга зур планнар белән кергәннәр. Авыл тарихи урында урнашкан. Бөгелмә--Бәләбәй калкулыгындагы халык телендә "Озын Баскыч" дип аталган җир Татарстан Республикасы территориясендә иң биек урыннарның берсе булып санала. Шул сәбәпле, биредә әлеге урынны билгеләп куярга ниятлиләр. Аның өчен 1 метрга1,8 метр үлчәмле аншлаг эшләткәннәр. Аны урнаштырыр өчен металлдан кыса ясатып куярга телиләр. Бу эштә авыл халкына "Баулынефть" идарәсе ярдәм итәргә теләк белдергән.

Шул рәвешле авылларда тормыш дәвам итә, килеп туган проблемалар чишелеп тора, киләчәккә планнар корыла, яңа баскычлар салына.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: