Бөгелмә авазы

Бөгелмә районына язгы ташу яныймы?

Синоптиклар Россиядә соңгы 100 елда иң көчле язгы ташуны фаразлый Россия төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20 - 25 тәүлеккә алда булуы күзәтелә. Бу соңгы 100 елда күзәтелгән сирәк күренеш. Фаразлар буенча, язгы ташу илнең 5 - 7 төбәгендә булырга мөмкин. Татарстан да читтә калмый. Бөгелмәдә су басуга әзерлек башланды...

Синоптиклар Россиядә соңгы 100 елда иң көчле язгы ташуны фаразлый

Россия төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20 - 25 тәүлеккә алда булуы күзәтелә. Бу соңгы 100 елда күзәтелгән сирәк күренеш. Фаразлар буенча, язгы ташу илнең 5 - 7 төбәгендә булырга мөмкин. Татарстан да читтә калмый.

Бөгелмәдә су басуга әзерлек башланды инде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе шушы көннәрдә үзенең чираттагы утырышын Карабаш бистәсендә уздырды.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Адел Галиуллин утырышның Карабаш бистәсендә узуының юкка түгеллеген ассызыклады. Карабаш сулыгы тулып китү сәбәпле, 2012 елның язында бистәне су баскан булган. Районда су басу хәвеф-хәтәре Татар Димскәе, Петровка, Зеленая Роща, Кече Бөгелмә җирлекләренә дә яный. Әлеге авылларда яшәүчеләр су басу турында алдан ук кисәтелеп куелырга тиеш.

- Алдан әзер булып торсак, гадәттән тыш хәлләрне кисәтеп булачак. Кеше гомере алтынга тиң. Без бу хәвефле хәлләрне булдырмас өчен барысын эшләргә тиеш, - дип узды Адел Галиуллин.

Карабаш бистәсе башлыгы Марат Михәйдәров үз докладында биредә оештырылган су басуга каршы көрәш комиссиясенең эше турында исәп тотты. Әлеге комиссия әгъзалары күперләрнең, сусаклагычның төзеклеген, су күләменең артуын контрольдә тота икән. Алар 4 сәгать саен су күләмен үлчәп тора. Бу эш махсус график нигезендә, план буенча алып барыла. Моннан тыш, су басу килеп чыга калса дип, техника паркы да булдырылган, көймәләр әзерләнгән. Су басу зонасына эләгүче тораклардан (бу зонага 71 йорт керә) кешеләрне 1 нче мәктәп бинасына эвакуацияләячәкләр.

Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенә көймә сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге авылда бары резин көймәләр генә бар икән. Су басу була калса, алар белән генә су астында калган йортларда яшәүчеләргә ярдәм итеп булмаячак икәнлеге көн кебек ачык. Кош-кортларны, вак малны резин көймәләрдә ташып булмаячак бит.

- Быел җирнең туңлылыгы 50 - 60 сантиметрга җитә, кинәт көннәр җылытып җибәрсә су басуы бик мөмкин. Бигрәк тә Суык Чишмә авылында яшәүчеләргә яный бу, - ди Ринат Галләмов.

Бу мәсьәләне чишүне комиссия үз өстенә алды. Киләсе очрашуны алар Татар Димскәендә уздырырга булды.

Киңәшмәдән соң гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе су басуга каршы көрәш комиссиясенең эше белән урында танышты, махсус оештырылган эвакуацияне күзәтте.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: