Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2 март көнне тыл хезмәтчәне Александра Алексеевна Дятлова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөгелмә районының Акбаш бистәсендә яши. Аны юбилее белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Рәзгатъ Хуҗиев, бистәнең Ветераннар советы рәисе Абруй Насыйрова килде. Алар хөрмәт иясенә саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр....

2 март көнне тыл хезмәтчәне Александра Алексеевна Дятлова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөгелмә районының Акбаш бистәсендә яши.

Аны юбилее белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Рәзгатъ Хуҗиев, бистәнең Ветераннар советы рәисе Абруй Насыйрова килде. Алар хөрмәт иясенә саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.

Александра Алексеевнага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: