Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә күркәм очрашу узды

Карабаш бистәсендә танылган сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, ТР Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов булып китте. Ул бирегә Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды хезмәткәрләре чакыруы буенча килгән иде. Рафаэль Хәкимов Карабашта беренче тапкыр. Шуңа күрә ул иң беренче чиратта,...

Карабаш бистәсендә танылган сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, ТР Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов булып китте. Ул бирегә Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды хезмәткәрләре чакыруы буенча килгән иде.

Рафаэль Хәкимов Карабашта беренче тапкыр. Шуңа күрә ул иң беренче чиратта, бистә белән танышып чыкты: Һади Атласи музеенда, мемориалда һәм һәйкәләр янында булды, яңа төзекләндерелгән ачылган чишмә бәйрәмдә катнашты. Төп очрашу Карабаш бистәсенең 1 нче мәктәбендә узды. Бирегә Бөгелмә районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф хезмәткәрләре, журналистлар, бистә аксакаллары җыелган иде.

Әлеге чарада Рафаэль Хәкимовка "Мәгърифәтче" исеме бирелде һәм гыйззәт билгесе тапшырылды.

- Һади Атласи исемендәге дәрәҗәле бу исем - минем өчен зур бүләк. Барыгызга да рәхмәт, - дип башлады сүзен Рафаэль Хәкимов. Ул, Карабаш бистәсенә бүләк итеп, 7 томлык "Татар тарихы" китапларын алып килгән.

- Әлеге китаплар - минем соңгы иң зур эшем. Биредә татар тарихы, татар милләтенең формалашу чоры (19 нчы йөз - 20 нчы йөз башы) һәм бүгенге көнгә кадәр яңа тарихы яктыртыла. Алтын Урда чорының икенче өлеше, шул вакыттагы төрле татар дәүләтләре тарихы турында сөйли. Татар халкы яшәгән территорияләрнең берәм-берәм рус дәүләте эченә керә баруы, шул шартлардагы фаҗигале тормышы тарихы тасвирлана, - диде Рафаэль Хәкимов. - 7 томлык өстендә эш тәмамланса да, татар тарихын язу эшен дәвам иттерәчәкмен. Әлеге китапларны тәнкыйтьләүчеләр булмады. Татар тарихын ил күләмендә дөрес, уңай кабул иттеләр. Әлеге дә баягы "татар-монгол" дигән сүзләр әле кулланыла, бу - төптән дөрес түгел. Китапларыбыз шуны да, башка төп темаларны да дәлилли. Шуңа да алар сездә кызыксыну уятыр, укучылар саны да күп булыр. Бу китаплар Президентыбыз Рөстәм Миңнехановта, Кремльдә саклана, аларны зур кунакларга бүләк итеп тапшыралар, - дип сөйләде автор.

Танышу-күрешү, халык белән аралашу "Фазыл" чишмәсе буенда дәвам итте. Анда мәктәп укучылары шигырьләр укыды, "Каз өмәсе" театрлаштырылган күренешен күрсәтте.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: