Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы авыл җирлекләре башлыклары Рөстәм Миңнеханов кулыннан өр-яңа автомобиль ачкычлары алдылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршында узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XI съезды кысаларында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасы каршында узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.

Быел конкурска 206 гариза бирелгән булган. Бәяләүнең төп критерийлары - авыл җирлегендәге даими яшәүче халыкның уртача еллык саны, бер кешегә исәпләгәндә салым һәм салым булмаган керемнәр, мөгезле эре терлекнең баш саны, бер кешегә индивидуаль торакны гамәлгә кертү, урыннарда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программаларын гамәлгә ашыру темплары һәм башкалар.

Бөгелмә муниципаль районы делегациясен район башлыгы Линар Закиров җитәкләде. Яңа автмобиль ачкычлары Подгорный һәм Березовка авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: