Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы китапханәләренә “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китаплары тапшырылды

Китап киң катлау укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм “ТР Дәүләт архивы» ДБУ «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китапларын бастырып чыгарды. Анда республика халкының бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Китап басмасын ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов хуплады. Шул уңайдан Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” басмасын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру эше алып бара. Бөгелмә муниципаль районында акция кысаларында ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов булып китте һәм шәһәр һәм район китапханәләре вәкилләренә китаплар тапшырды.

Аның әйтүенә караганда, китапта беренче чыганакларга мөһим урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль материал тәкъдим ителгән. Хәтер китабына ветераннарыбызның сугыш чоры һәм фидакарь хезмәт еллары турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Китап киң катлау укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма, барыннан да элек, ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булыр дип ният ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: