Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы башкарма комитетының архив бүлегенә сәяхәт

Быел Россиянең һәм Татарстан Республикасының дәүләт архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгели.

Быел Россиянең һәм Татарстан Республикасының дәүләт архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгели. 1918 елда Халык Комиссарлары Советы Рәисе
В. И.Ленин “Архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында”
Декретка кул куя. Аның нигезендә үзәкләштерелгән архив эшенә идарә итү органы төзелә, ул РСФСР Мәгариф Халык Комиссариаты карамагындагы “Архив эше белән идарә итү идарәсе” дип атала.

Октябрь революциясенә кадәр патша Россиясендә министрлыклар, оешмалар һәм учреждениеләрнең архив документлары аерым саклануын исәпкә алганда, үзәкләштерелгән архив хезмәтенең барлыкка килүе, һичшиксез, олы вакыйга була. Ул, асылда, Архив фонды белән идарә итүне һәм бердәм архив сәясәтен гамәлгә ашыруны максат итеп куя.

Тарихи көннән бирле илебез, республикабыз тарихына кагылышлы барча документаль мирас үзәкләштерелгән архивларда саклана. Бүгенге җәмгыятьтә аларның әһәмияте бик тә зур. Россия Президенты Владимир Путинның архив тармагының эшен үз контроленә алуы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның архив документларының дәүләтнең, регионның һәм муниципалитетның стратегик ресурсы булуын билгеләп үтүе һәм архив өлкәсен югары технологияле һәм гражданнарга файда алырлык булырга тиешлеген билгеләп үтүе күп нәрсәләр хакында сөйли.

Борынгыдан тупланып килгән дәүләт документларын саклау безнең районда ничек оештырылган? Бүгенге көндә ул нинди эшләр башкара? Киләчәкккә нинди планнар кора? Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Рәмзия Рәүф кызы ИГЪТИСАМОВА (рәсемдә) белән әңгәмә кордык.

– Рәмзия Рәүфовна, Бөгелмә районында архив хезмәтенә кайчан нигез салынган һәм әлеге бүлек алдында нинди бурычлар тора?

– Документлар буенча, Бөгелмәнең архив хезмәтенә 1926 елда нигез салынган. Архив бүлегенең төп бурычы – аерым кыйммәткә ия документларны туплау, исәп-хисап эше алып бару, хакимият органнарын, җирле үзидарә советын тарихи мәгълүматлар белән тәэмин итү, гражданнар сорауларына җавап бирү. Быелның 8 ае эчендә барлык мөрәҗәгатләргә 3 400дән артык җавап бирелгән. Шунысы да игътибарга лаек, хезмәтләр барысы да бушлай башкарыла. Дөресен әйткәндә, күпләр хезмәт стажларын раслау өчен мөрәҗәгать итәләр, лаеклы ялга чыгар алдыннан хезмәт хакы күләмен сорап киләләр. Икенче урында җир бүленү һәм милекне раслау сорауларына кагылышлы мөрәҗәгатьләр тора. Күчемсез милек, җир кишәрлекләре сораулары да канәгатьләндерелә.

Бүгенгесе көндә башкарма комитетның архив бүлегендә 45 меңнән артык документ саклана. Бер документ бер зур китап формасында эшләнгән тегелмәне күздә тота. Ябылган предприятиеләрнең бик күп документлары саклана. Аларны тикшереп, кешенең стажы һәм хезмәт хакы раслана. Шулай ук хезмәт кенәгәсен югалтучылар да мөрәҗәгать итә. Сораулар буенча, документлар эзләп табыла. Шуның өчен биредә һәрбер сүз, җөмлә, документ зур кыйммәткә ия.

Соңгы вакытта бик күп кешеләр нәсел агачын төзү өчен кирәк булган мәгълүматларны белү өчен мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бездә метрик китаплар юк. Алар ГХАТ бүлегендә (ЗАГС) саклана. 100 елдан соң әлеге документлар  Милли архивка бирелә. Безнең метрик китаплар Казанда – 8 Март урамында урнашкан Милли архивта саклана. Кирәкле кешеләр анда мөрәҗәгать итеп, җавап ала алалар.

– Дөресен генә әйткәндә, кеше архивны документлар тупланган склад формасында күз алдына китерә. Ә чынлыкта исә биредә бернинди акчага да сатып алып булмый торган хәзинә тупланган...

Әйе, чыннан да, архив – ул хәзинә сарае, андагы һәрбер документта, язмада башка беркайдан да табып булмый торган тарих яшерелгән. Бездәге иң беренче документлар 1917 елдан башлана. Алар – контонная милиция, уезд башкарма комитеты, Идел буеның ачлык елларын һәм башкаларны күрсәткән материаллар. Авыллары-авыллары белән ачтан үлгән кешеләрнең исемлекләре теркәлгән китаплар. Алар арасында – кечкенә балалардан алып, чәченә чал кергән әби-бабайлар. Биредә һәрбер кешенең тетрәндергеч язмышы, җан өшеткеч вакыйгалар сурәтләнгән. Шулай ук безнең әби-бабаларыбызның беренче тапкыр хәреф язарга, укырга өйрәнүләре, латиннан кирлиллицага күчүләре турындагы мәгълүматлар, революциядән соң Бөгелмәнең, Татарстанның үсеш алу серләре – барысы да монда саклана. “Колхозник” газетасын укып, элекеге заман яңалыклары белән танышырга, бик бай һәм кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин. Авыр заманаларда кешеләрнең ничек эшләве, яшәве турында укып, аларның сабырлыгына, батырлыгына гаҗәпләнәм.

– Гаять бай, кызыклы мәгълүматны яшь буынга җиткерү өлкәсендә нинди эшләр башкарыла?

Без мәктәпләрдә күргәзмәләр һәм патриотик тәрбия дәресләре уздырабыз. Күптән түгел, Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә, “Сугыш елы хатлары” һәм ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган документаль күргәзмәләр оештырдык. 8нче, 1нче, 11нче, 5нче мәктәпләрдә күчмә күргәзмәләр үтте. Элек архив белән кызыксынучылар санаулы гына иде, хәзер аларның саны бик күп. Укучылар, студентлар безгә Ачык ишекләр көненә дә киләләр. Яшьләр тарих укытучылары ярдәме белән шәһәр һәм район тарихы белән ныклап кызыксына башладылар. Моның өчен шатланам, яшьләрнең тарихны белергә теләүләре бик сөендерә.

Шунысы да зур игътибарга лаек, хәзерге замана яшьләренең күбесенең үз-үзләрен тотышлары, артларыннан чүпләрен җыеп йөрмәүләре гаҗәпләндерә. Ә бит сугыш елларында да халык күмәк өмәләр оештырган, агачлар утырткан, парклар, скверларны һәрвакыт тәртиптә тоткан. Боларның барысын да архивтагы газеталар чагылдыра. Ә без шундый барлык заманда да кулыбыздагы чүпне махсус савытларга сала алмыйбыз. Шушы хакта яшьләргә күбрәк сөйлисе, аларның күңелләренә сеңдерәсе килә.

– Ниндидер тарихи мәгълүмат белергә теләгән кешегә, иң беренче чиратта, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?  

– Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше безгә электон почта аша (arhiv.bugulma@tatar.ru) килеп ирешә. Шулай ук электрон формада – Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша яки күпфункцияле үзәк аша да кабул ителә. Архивта гражданнарны кабул итү көннәре  – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе, 9–17 сәгатьләрдә. Көненә 30–50 кешегә хезмәт күрсәтелә. Мәсәлән, быел җәй көне Бөгелмәдән читтә яшәүчеләр еш кына ярдәм сорап килде. Ләкин, кызганычка каршы, һәрбер кешегә дә уңай җавап бирә алмыйбыз. Моның сәбәбе – ябылган предприятие идарәчеләренең документларны тулысынча архивка тапшырмавында. Шуның өчен һәрбер җитәкче бу сорауга җаваплы карасын иде. Соңгы вакытта дәүләт архив хезмәте безнең алга бурыч куйды – Бөгелмә районында нинди дә булса предприятие ябылып, банкрот исеме ала икән, алар безгә документларны тапшырмыйча, эшләре тәмамланмый. Архивка документлар кабул ителеп, тапшыру акты документын биргәч кенә, конкурс идарәчеләренең эше тәмам санала.

– Алдан билгеләп үткәнчә, хәзер дәүләт архив хезмәтенә зур игътибар бирә...

– Дөрестән дә шулай. Элек архивның чын хезмәтен бәяләүче булмады. Температура-дымлылык режимы да туры килми, техника да нәтиҗәле эш алып бару өчен кулай түгел. Хәзер барысы да контрольдә – 2017 елда дәүләт комитеты республика бюджетыннан Бөгелмә архивын ремонтларга зур күләмдә матди ярдәм бүлеп бирде. Яшьләр сараеның икенче катында урнашкан Бөгелмә муниципаль районының архив бүлегендә бүгенге көндә масштаблы капиталь ремонт эшләре бара. Шуңа күрә гражданнар мөрәҗәгатьләре вакытлыча Муса Җәлил урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк бинасында кабул ителә.

Үткән елда безнең бинада ремонт эшенең беренче этабы үтте. Бик яхшы ремонт ясалды, агымдагы елда, район башлыгы Линар Закировның тырышлыгы белән һәм Президент программасы нигезендә, Яшьләр сараен ремонтларга кабат шактый саллы сумма бүлеп бирелде. Хәзер архив заманча автоматлаштырылган янгын сүндерү системасы, саклык сигнализациясе белән җиһазландырылачак. Тарихи документлар белән кызыксынучылар өчен уку залы яңартылачак. Күргәзмә залын камилләштерү һәм пыяла витриналар кую планлаштырылган. Биредә укучылар һәм студентлар өчен ачык дәресләр үтәчәк. Республиканың дәүләт комитеты бушлай стелажлар да  бирә. Заман таләпләренә туры килә торган яңа техникабыз, үзебезнең яхшы сканерларыбыз, визуализаторларыбыз, күчермә алу-күбәйткеч техникабыз бар. Хәзер яңа техника ярдәмендә документларны электрон күргәзмәләргә, төрле оешмаларга җибәрә алабыз.

– Әйе, гражданнарны кабул итү, төрле чаралар оештыру, аларда катнашу, оешма-предприятиеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту бик күп көч һәм вакыт таләп итә. Шул уңайдан архив хезмәткәрләренә кытлык бармы?

– Әйе, эшебезнең очы-кырые юк. Шунысын аерым билгеләп үтәсе килә, районда югалган авыллар бик күп. Ә бит кемнеңдер анда кендек каны тамган. Бик күп кешеләр архив документлары буенча карап, туган җирләренең тарихын, яшәешен белергә теләп мөрәҗәгать итәләр. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, барлык документлардан, 45 мең данә китаптан аерым кыйммәткә ия булган документларны ачыклап, аларны саклау максаты белән электрон вариантка күчерергә тиешбез. Шул уңайдан өстәмә эш тә арта, ә мөмкинлекләр җитми. Ләкин, кызганычка каршы, архив бүлегендә 3 кеше генә эшли. Безнең эш вакытының төп өлеше халык мөрәҗәгатьләрен үтәүгә сарыф ителә. Кайвакыт хезмәт хакы турында бер документны раслау өчен 30ар китап ачып, эзләргә туры килә.

– Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге алдында нинди бурычлар тора?

Бүгенге көндә беренчел бурычлар – бар документларны саклап калу, шәһәр һәм район предприятиеләренең урындагы документларын саклау өстендә саллы эш алып бару. Икенчедән – аерым кыйммәткә ия документларны ачыклау һәм аларны оцифровать итү (электрон вариантка күчерү). Тагын бер зур бурыч –  Бөгелмәнең мактаулы, хөрмәтле гражданнары турында мәгълүмат туплап, һәрбер кешегә шәхси архив булдыру. Мәсәлән, бездә Россия Федерациясенең ветеринария хезмәте ветераны Михаил Андреевич Заречневның фонды бар. Ул бүгенге көндә исән-сау, Бөгелмәдә яши. Без аның белән хезмәттәшлек итәбез. Ул – Бөгелмәнең ветеринария хезмәтен аякка бастырган, Монголиянең авыл хуҗалыгын күтәрүдә катнашкан кеше, 7–8 китап авторы. Шулай ук бездә драма театры актеры Иосиф Владимирович Демидовның шәхси архивы да саклана. Элек район белән җитәкчелек иткән шәхесләр турында шәхси архив булдыру теләге дә зур. Моның өчен аларның туганнары, балалары белән очрашу кирәк. Бәлки аларның ниндидер автобиографияләре, Грамоталары, документлары калгандыр, якыннары безгә мәгълүматлар бирсәләр, без шул эшне эшләр идек. Районның галимнәре, Татарстанда гына түгел, илдә ачышлар ясап танылган шәхесләре бик күп, аларның хезмәте мәңгелек. Бу өлкәдә күбрәк эшлисе, “аяклы” тарихларны мәңгеләштерәсе килә.

– Архивның ничә фонды бар?

Бүгенгесе көндә архив бүлегенең 220дән артык фонды бар. Барлык җирле үзидарә органнары, хакимият органнарының үз фондлары бар. Архив документлары буенча белешмәләр бирү, уку залы, шәһәр һәм районның барлык оешма-предприятиеләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтү оештырылган.

– Гомумиләштереп әйткәндә, районның архив бүлеге юбилей датасын ничек каршылый?

Кыскасы, Россиянең дәүләт архивы хезмәтенең бер тармагы булган республикабызның архив учреждениеләре, шул исәптән Бөгелмәнең архив бүлеге хезмәткәрләре илебез архивының 100 еллыгын яхшы күрсәткечләр һәм изге эшләр белән каршылый. Гасырлар авазын хәзерге заманга җиткергән кыйммәтле документлар тиешенчә сакланып, алар белән киң халык катламы иркен­ләп таныша алсын, вакытында кирәкле тарихи мәгълүматка ия булсын өчен безнең коллектив барлык көчен сала. Үз тарихын бәяләүче, ата-бабалар мирасын кадерләүче халыкның килә­чәге дә, һичшиксез, якты булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: