Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә керешергә әзер

Җәмәгать терлекләре өчен массакүләм азык әзерләү башланыр алдыннан Бөгелмә районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов карады.

Комиссия составында республикадан килгән һәм җирле белгечләр бар иде. Алар агрегатларны гына түгел, ә эре мөгезле терлекләр өчен сусыл азык саклыйсы сенаж траншеяларының әзерлеген дә тикшерделәр.

Азык җыю комбайннарын техник карауга аерым игътибар бирелде. Механизатор таныклыкларының гамәлдә булу вакыты, шулай ук автоүлчәгечләрнең төзеклеге, куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча расланган инструкцияләр һәм журналлар, шулай ук янгын сүндергечләр һәм аптечкалар тикшерелде.

Тикшерү районның “Северная Нива”, “М. Җәлил исемендәге”, “Подгорный”, “Рассвет” кебек эре җәмгыятьләрендә үтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сүзләренә караганда, азык җыю техникасы әзер диярлек һәм, эшне дөрес оештырганда, кирәкле күләмдә сыйфатлы мал азыгын әзерләргә мөмкин булачак.

Бөгелмә районында терлек азыгы әзерләүгә майның соңгы атнасында керешергә ниятлиләр. Аграрийларга 12,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар. Һава шартлары уңай булса, үләннәрнең беренче катын әзерләүне 20 июньгә төгәлләү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: