Бөгелмә авазы

Бөгелмә православныйларын Линар Закиров Раштуа белән котлый

Хөрмәтле православныйлар! Кадерле якташлар! Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Меңнәрчә еллар дәвамында бу бөек бәйрәм кешеләрнең яшәү мәгънәсен баета, игелек һәм шәфкатьлелек чыганагы булып килә. Иң изге теләкләр, яктыы уйлар гына бүләк итә. Россия православныйлары һәм башка христианнар конфессияләре, матур традицияләрне дәвам иттереп, кешеләргә ышаныч табарга, үсеп килүче...

Хөрмәтле православныйлар! Кадерле якташлар! Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Меңнәрчә еллар дәвамында бу бөек бәйрәм кешеләрнең яшәү мәгънәсен баета, игелек һәм шәфкатьлелек чыганагы булып килә. Иң изге теләкләр, яктыы уйлар гына бүләк итә.

Россия православныйлары һәм башка христианнар конфессияләре, матур традицияләрне дәвам иттереп, кешеләргә ышаныч табарга, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләргә, гаилә институтын ныгытырга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәләр. Мондый җитди һәм зур эш тирән хөрмәткә лаек.

Раштуаны бәйрәм итүче һәрбер бөгелмәлегә бәхет, тынычлык, уңышлар телим.

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: