Бөгелмә авазы

Бөгелмә нинди булачак, моны халык хәл итә

Безнең шәһәр кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча Бөтенроссия проектлар конкурсының төбәк этабында җиңүгә дәгъва итә.

Конкурс тормыш сыйфатын күтәрүгә, туристларны җәлеп итүгә, хезмәт күрсәтү индустриясен үстерүгә ярдәм итә торган киңлекләрне коруда финанс ярдәме алуга юнәлдерелгән. 
Катнашу өчен регионнан 12дән артык гариза кабул ителми. Грант алу өчен Татарстанның 14 муниципаль берәмлеге көч сынашырга карар кылу сәбәпле, башта конкурсның республика этабы игълан ителде. “50 меңнән 100 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр” категориясендә республиканың дүрт торак пункты, шул исәптән Бөгелмә чыгыш ясады. 
Проектлар буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы региональ этапның мөһим өлеше булды. Интернет-анкета ярдәмендә җирле халык иҗтимагый киңлекне үзгәртү, мәдәни чаралар оештыру буенча идеяләр белән уртаклаштылар. Тиздән үзәк сулыкны төзекләндерүгә багышланган беренче проектның онлайн-презентациясе узды. Атап әйткәндә, сулыкның Җәлил урамы ягындагы территориясе турында сүз барды. Трансляция барышында гражданнар сораулар бирә, тәкъдимнәр һәм теләкләр кертә алдылар. Фикер алышуда шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, мәдәни мирасны саклау өлкәсе белгечләре катнашты. Төп экспертлар арасында ТР велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев та бар иде. 


– Үзәк сулык конкурста катнашу өчен очраклы гына сайланмаган. Бүгенге көндә ул шәһәрнең формаль булмаган үзәге булып тора, – дип башлады презентацияне район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Артем Цокур. – Халык арасында сораштыру нәтиҗәләрен тикшерү укучыларга пикниклар, велоюллар, мәдәният учреждениеләре һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә ачык һавада кино күрсәтү, буккроссинг, шулай ук мастер-класслар, лекцияләр, күргәзмәләр, музыкаль һәм шигъри кичәләр үткәрү өчен мәйданчыклар кирәклеген күрсәтте. Мөмкинлекләре чикле кешеләр территорияне үзләре өчен дә уңайлы итүләрен сорадылар. Балыкчылар – яраткан шөгыльләре өчен җайлы урыннар, өлкәннәр – скандинавия йөреше белән узу өчен зона, эт хуҗалары йорт хайваннарын урамда йөртү өчен мәйданчык күрергә теләделәр.

  
     Моннан тыш, кешеләр сулыкта берничә фонтан урнаштырырга тәкъдим итте. Җәмәгать бәдрәфләре юклыктан, стационар булмаган сәүдә объектлары (әйтик, туңдырма белән киоск), спорт корылмалары, сулык яры буенда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек киртәләр булмавыннан зарландылар. Болар – әйтелгән теләкләрнең бер өлеше генә.
  

 – Беренчел проектны булдырганда халыкны анкеталаштыру нәтиҗәләре, җәяүлеләр трафигы мониторингы мәгълүматлары, шулай ук үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсе исәпкә алынды, – дип сүзен дәвам итте архитектор. – Бөгелмә социаль-икътисадый үсешнең бай тарихына ия, аңа “Почет билгесе” ордены, ЮНЕСКОның “Пальмовая ветвь мира” алтын медале һәм башка бүләкләр бирелде. Шәһәрдә Ярослав Гашекның Россиядә бердәнбер булган музее бар. Безнең торак пункт Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң эре транспорт узелы булып тора. Бу фактларның барысы да сулыкны төзекләндерүдә чагылыш табарга тиеш.


    Беренчел проект нигезендә, Техника йорты артындагы юл участогы, Гафиятуллин урамыннан алып, кече күпергә кадәр автомобиль хәрәкәте өчен ябыла. Территория төрле чаралар өчен мәйданчыклар һәм объектлар булган актив зонага әйләнәчәк. Универмаг янындагы фонтаннарны үзгәртү һәм Совет урамындагы плотина янында, сулыкның үзендә тагын бер фонтан урнаштыру планлаштырыла. Болар үтеп баручыларның игътибарын шәһәрнең тарихи өлешенә җәлеп итәчәк. Җәлил урамы яклап пирс пәйда булырга мөмкин. Бәдрәфләр дә каралган, архитектор сүзләренчә, бу – социаль ихтыяҗ.
    Төзекләндерү эшләре белән бергә, сулыкта чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Алар арасында иң әһәмиятлеләре: киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласын урнаштыру, шулай ук велосипедта йөрү төне уздыру, бусы эре торак пунктларда аеруча популяр чара.
    Шәһәр халкы онлайн режимында проектны үз идеяләре белән тулыландырды һәм тәкъдимнәр кертте. Бөгелмә елгасын хосусый сектордан юынтык сулар белән пычратуга кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Җавапта әйтелгәнчә, инешне башка проект кысаларында чистарту планлаштырыла. Халык шулай ук Җәлил урамындагы тротуар төзекләндереләчәкме, дип кызыксынды. Архитектор аңлатканча, башта фонтаннарны һәм Техника йорты янындагы участокларны тәртипкә китерәчәкләр.


– Дөньяның теләсә кайсы шәһәрендә гражданнарны җәлеп итү һәм релаксацияләү өчен шушындый үзәкләр булдырыла. Бөгелмәдә дә моның мөмкин булуы сөендерә, – ди Илдус Янышев. – дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, сезнең шәһәр аша да уздым. Аның һәвәскәрләр өчен велосипед, ролик, самокатта йөрү өчен бик туры килүен аңладым. Проектлаштырганда моны исәпкә алырга һәм сулык буйлап велосипед маршрутларын шәһәрнең торак объектларына бәйләргә кирәк.


     Региональ этапның иң яхшы проектлары бөтенроссия дәрәҗәсенә чыгачак. Җиңүчеләрне билгеләгәндә экспертлар советы фикере һәм халык тавыш бирүе нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Җирле халык 28 майдан 30 майга кадәр konkurs.tatar сайтында Бөгелмә проекты өчен тавыш бирә ала.
    Бөтенроссия конкурсының өч ел эшләү дәверендә республикабызның 18 проекты ярдәм алды. 2018 елда грантны берьюлы 14 Татарстан проекты откан. “50 меңнән алып 100 мең кешегә кадәр халык яшәгән кече шәһәрләр” номинациясендә иң зур суммаларның берсе – 100 миллион сум Бөгелмә шәһәр үзәген активлаштыру проектын гамәлгә ашыру өчен бирелгән иде.

    Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: