Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тәҗрибә уртаклаштылар

25 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре зонара семинар-киңәшмә уздырды. Анда 9 районнан (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Ютазы) җыелган авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар туфракта дымны саклау, шул уңайдан җирне кышка эшкәртеп калу серләренә төшенделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Авыл хуҗалыгының роленә карап,...

25 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре зонара семинар-киңәшмә уздырды. Анда 9 районнан (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Ютазы) җыелган авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар туфракта дымны саклау, шул уңайдан җирне кышка эшкәртеп калу серләренә төшенделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Авыл хуҗалыгының роленә карап, илнең алгарыш халәте билгеләнә. Шуңа күрә республикада авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барлык эшкә сәләтле булуын тикшереп кенә калмыйлар, ә ничек итеп эшләргә кирәклеген белгечләр урыннарга чыгып аңлата. Бу көнне Бөгелмә муниципаль җирлегенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасарлары Илдус Габдрахманов белән Тәлгать Таһирҗанов килгән иде. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җир катламын әйләндереп салмыйча гына җирне эшкәртүнең 5 үрнәген күрсәттеләр.

- Хәзер кырда сабан белән җир сөрү дигән эш юкка чыгып килә. Күп кенә хуҗалыклар орлыкны эшкәртелмәгән җиргә салу ысулын сайлый. Бу, беренчедән, фермерлар өчен - чыгымсыз алым, икенчедән, уңайлы. Тик быел җәй һәм көзен явым-төшем аз булды. Шуңа күрә инде бүгеннән җирдә дымны саклап калу юлларын эзлибез. Заманча технологияләрне кулланып эш иткәндә, җир катламы туфракка юрган булып ята ул, - ди Тәлгать Таһирҗанов.

- 20 октябрь мәгълүматларына караганда, җирдә дым аз күләмдә. Шуңа да аны эшкәртүнең нечкәлекләрен белү алшарт булып тора. Моның өчен алдынгы җир эшкәртү технологияләрен, авыл хуҗалыгы техникасын кулланырга кирәк. Бүген шул турыда сүз алып барабыз, - ди Илдус Габдрахманов.

Авыл хезмәтчәннәренә җир эшкәртү үрнәкләрен "Агропродукт" җәмгыяте кырларында күрсәттеләр. Монда 5 төрле техника туфрак йомшарту алымнарын тәкъдим итте.

Шуны да әйтеп китәсе килә, бүгенге көндә Бөгелмә районы кырларының 98 проценты инде эшкәртелгән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: