Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы Советының XXVI сессиясе

Язның беренче көнендә Бөгелмә шәһәре Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы Советының XXVI сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Харисов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, шәһәр-район депутатлары һ. б.лар катнашты.

2012 елда Бөгелмә муниципаль районында социаль-икътисади үсеш турында отчет доклады белән Илдус Касыймов чыкты. БМР башлыгы, шәһәр мэры үз чыгышында барлык әһәмиятле өлкәләрдә булган үзгәрешләр, үсеш турында сөйләде. Кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдәге хәлләр турында бәян итте.

Геология һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы эше белән "ТНГ-Групп" генераль директоры Ринат Харисов таныштырды. Агымдагы елга планнары белән уртаклашты. Шәһәр һәм район күләмендә әйдәп баручы предприятие җитәкчесе, үз чиратында, социаль өлкәдәге эшчәнлекләре белән дә таныштырды.

Восточный авыл җирлеге башлыгы Илдар Исмәгыйлев гаилә фермаларын үстерү турында сөйләде. Үзе җитәкләгән җирлектән мисаллар китерде.

Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназия директоры Анатолий Шалев мәгариф өлкәсенә кагылган мәсьәләләрне күтәрде. Мәктәпләргә капиталь ремонт программасы нигезендә башкарылган эшләрне киңәйтү турындагы тәкъдимен җиткерде.

ТР Премьер-министры И. Халиков 2012 елда республика күләмендә башкарылган әһәмиятле чаралар турында сөйләде. Бөгелмә муниципаль районының узган елдагы күрсәткечләрен уңай бәяләде. Булган проблемаларны 2013 елда хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга чакырды.

Сессия тәмамланганнан соң Илдар Халиков "БЭНЗ" ААҖ территориясендә эшли башлаячак индустриаль парк урынын карады. Әлеге проектны ТР Хөкүмәте рәисе уңай бәяләде һәм бу эштә республика тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: