Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибенең бәйрәм котлавы

Кадерле дин кардәшләр! Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме - бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур мәгънәгә ия бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ул кайберәүләр өчен аеруча истәлекле, чөнки алар изге җиргә Хаҗ кылды. Корбан чалу бәйрәме яхшылык һәм мәрхәмәтлелек кылырга, тугры, тату һәм безне чолгап алган...

Кадерле дин кардәшләр!

Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме - бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур мәгънәгә ия бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ул кайберәүләр өчен аеруча истәлекле, чөнки алар изге җиргә Хаҗ кылды.

Корбан чалу бәйрәме яхшылык һәм мәрхәмәтлелек кылырга, тугры, тату һәм безне чолгап алган тирәлеккә карата ихтирамлы карашта булырга өнди.

Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм һәр гаиләгә бәхет алып килсен.

Яхшы гамәлләрегез өчен Аллаһ Тәгалә сезгә мәңгелек дөньяда шәфкать күрсәтер!

Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре имам мөхтәсибе

Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: