Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә - “Халык киңәше” проекты

2 август көнне Бөгелмә муниципаль районы җирлегендә "Халык киңәше" проекты тормышка ашырыла башлады. Ул халыкны депутатлыкка кандидатлар белән таныштыру максатында уздырыла.

Беренче очрашу Березовка авыл җирлегендә үтте. Халык белән очрашуга кадәр Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклау акциясе оештырылды. "Яшь гвардия"челәр җыенга килүчеләргә президентлыкка кандидат турында мәгълүмат тупланган буклетлар тараттылар. "Халык киңәше"ндә җәмәгать фикерен яклаучы лидерлар, җирле үзидарә җитәкчеләре катнашты. Авыл халкы белән очрашу вакытында депутатлыкка кандидатлар сайлау алды кампанияләре турында фикер алыштылар. Шундый ук очрашу 3 август көнне Иске Исаково авыл җирлегендә дә оештырылды. Биредә 13 сентябрьдә узачак сайлауларда катнашу өчен 7 кеше теләк белдергән. Шуларның 6сы - "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары, берсе кандидатлыкка үзен-үзе тәкъдим иткән.
Роберт Гафиятуллин быел беренче тапкыр җирле үзидарә Советы депутаты булырга җыена. Ул - Газинур Гафиятуллинның оныгы. Район электр челтәре начальнигы моңа кадәр дә бабасының туган авылына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торган, биредәге проблемаларны ул төптән белә. "Соңгы елларда яшьләр шәһәргә ашкына, авылда яшәп калганнары бик сирәк. Шунлыктан бу мәсьәләне чишү юлларына игътибар бирү зарур. Хәзер дәүләт программалары нигезендә авыл яшьләре өчен торак торгызу проектлары тормышка ашырыла башлады. Ник әле аны нәкъ менә Сугышлы авылында башкарып чыкмаска?! Минем уйлавымча, яшәр урыннары булса, яшьләр бик теләп авылда калыр иде. Ни дисәң дә, авыл кешесе авыл кешесе инде, биредә туып-үскән икән, тамырларын да шунда җәяргә тырыша. Туган җир үзенә тартып тора бит. Аннары хәзер республикабызда авыл хуҗалы-
гын үстерү эшләре дә актив алып барыла, фермерлар саны арта. Кемдер иген үстерергә тели, кемдер мал үрчетергә... Халыкка ярдәм кулы сузарга кирәк дип уйлыйм. Шуны үземә максат итеп куйдым", - ди Роберт Гафиятуллин (рәсемдә - уңнан беренче).
Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Антонина Елисеева сүзләренә караганда, соңгы елларда авылда күпкатлы 4 йорт төзекләндерелгән, фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, юллар салынган. "Бу эшләр барысы да федераль һәм республика программалары нигезендә тормышка ашырылды. Халык бик рәхмәтле", - дип ассызыклады.
"Халык киңәше" җыены ике сәгать дәвам итте. Очрашу концерт программасы белән аралашып барды. Биредә үзешчәннәр һәм Татар мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясады. "Халык киңәше" җыеннары Бөгелмә районында 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: