Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Өлкәннәр көне белән котлавы!

Ихтирам һәм хөрмәткә лаек сез! Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, үзләренең берничә дистә ел гомерен район һәм шәһәребезне үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр, өлкәннәр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз. Календаребызга ныклап кереп урнашкан әлеге күркәм бәйрәм бик тә үзенчәлекле - өлкәннәребезгә генә хас...

Ихтирам һәм хөрмәткә лаек сез!

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, үзләренең берничә дистә ел гомерен район һәм шәһәребезне үстерүгә багышлаган әтиләр һәм әниләр, өлкәннәр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, чын күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз. Календаребызга ныклап кереп урнашкан әлеге күркәм бәйрәм бик тә үзенчәлекле - өлкәннәребезгә генә хас зирәклек, сабырлык, күңел җылысы, безнең бабайларыбызга, әбиләребезгә хөрмәт һәм ихтирам белән тулы көн ул.

Сез бөтен барлыгыгыз белән үзегезне Бөгелмә шәһәре һәм районы үсеше, аның чәчәк атуы өчен фидакарь хезмәт куйдыгыз. Сезнең хезмәт еллары авыр сугыш, сугыштан соңгы кыен елларга туры килде. Күпмилләтле илебезнең
якты киләчәге, икътисадый куәте, халыкара дәрәҗәсен ныгыту хакына бөтен көчегезне бирдегез. Әле бүген дә күпләрегез муниципаль районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, яшьләребезне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Кыенлыклар туган вакытларда, киңәш сорап, нәкъ менә сезгә - ярты сүздән аңлый белә торган өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез. Сезнең акыллы киңәшегез һәм ярдәмегез белән барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле без.

Гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм, дөньяга оптимистларча караш һәм зирәклек, сабырлык һәм ныклык, үз халкына чын күңелдән бирелгәнлек һәм туган илне ярату - боларның барысы да өлкәннәребезнең һәрберсенә хас сыйфатлар. Без сезнең алда бурычлы һәм беркайчан да көндәлек кайгыртусыз калдырмабыз.

Хөрмәтле ветераннар! Сезнең барыгызга да - лаеклы ялда булганнарыгызга һәм бүген дә хезмәтен дәвам иттерүчеләргә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы, якыннарыгызның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим.

Иң изге теләкләр белән, Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: