Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме - ул яхшы гамәлләр һәм рухи яктан чистарыну вакыты. Пәйгамбәр хадисендә: "Су утны сүндергән кебек, сәдака гөнахларны бетерә" диелгән. Корбан бәйрәме дөньядагы барлык мөселманнарны берләштерә һәм мәрхәмәтле булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра. Коръән хадисләрен тотарга тырышабыз, анда язып...

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме - ул яхшы гамәлләр һәм рухи яктан чистарыну вакыты. Пәйгамбәр хадисендә: "Су утны сүндергән кебек, сәдака гөнахларны бетерә" диелгән.

Корбан бәйрәме дөньядагы барлык мөселманнарны берләштерә һәм мәрхәмәтле булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә чакыра. Коръән хадисләрен тотарга тырышабыз, анда язып калдырылган йолаларны үтибез. Без йолаларны, гореф-гадәтләрне саклый киләбез һәм нәселдән-нәселгә тапшырабыз. Һәркайсыбыз үз гомерендә хәер-фатиха, эшендә ярдәм, җан тынычлыгы һәм гаиләдә муллык сорап Аллаһ тагаләгә мөрәҗәгать иткәндер. Чын күңелдән яхшылыкка ышану Корбан бәйрәменең төп гуманистик асылы булып тора.

Күпмилләтле Бөгелмәдә халыклар арасында тугрылык булсын өчен безнең һәркайсыбыз үз өлешен кертә. Безне шәһәр һәм район мөселманнары Ислам кануннарын алга таба да хөрмәтләп яшәр, Бөгелмәнең үсешенә, чәчәк атуына һәм аның гомер-гомергә тугры һәм тату шәһәр булып калуы өчен үз өлешен кертер дип ышанып калам.

Корбан бәйрәме безгә бәхет алып килсен, көч һәм оптимизм өстәсен, яхшы гамәлләргә илхамландырсын, өмет бүләк итсен һәм күңел тынычлыгы бирсен иде!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: