Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте

Хөрмәтле бөгелмәләр: хәрби хезмәткәрләр, Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйм! Бу - төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәм төрле дин тотучыларны берләштерә торган бәйрәм. Бөтен халык билгеләп үтә торган башка тантаналар кебек үк, бу көн дә бөгелмәләр тормышына тирән үтеп керде. Сугышчыларыбыз гомерләре бәрабәренә илебезне дошманнардан саклап...

Хөрмәтле бөгелмәләр: хәрби хезмәткәрләр, Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйм!
Бу - төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәм төрле дин тотучыларны берләштерә торган бәйрәм. Бөтен халык билгеләп үтә торган башка тантаналар кебек үк, бу көн дә бөгелмәләр тормышына тирән үтеп керде.

Сугышчыларыбыз гомерләре бәрабәренә илебезне дошманнардан саклап калды, аларның каһарманлыгына, фидакарьлегенә күрә, Россия көчле һәм ирекле дәүләткә әйләнде. Аларның батырлыкларын һәрчак истә тоту, безнең өчен Ватанны саклап калган һәм бүген дә хәрби хезмәттә үтә дә җаваплы эш башкаручыларны хөрмәт итү - изге бурычыбыз. Бөек Ватан сугышы ветераннары, советлар чорында һәм аннан соңгы елларда хәрби хәрәкәтләрдә кырыс чыныгу мәктәбе узган һәрберегез алдында баш иябез, чиксез рәхмәтебезне әйтәбез. Һәлак булган сугышчылар турында хәтер мәңгелек!

Россия хәрбиләренең изге традицияләрен Ватанны бүгенге көндә саклаучылар намус белән лаеклы дәвам итәләр һәм Россия Армиясенең, Хәрби-Диңгез Флотының сугышчан сәләтен фидакарьлек белән югары дәрәҗәдә тоталар. Хөрмәтле армия, флот сугышчылары, кадерле ветераннарыбыз! Сезне һәм якыннарыгызны бәйрәм белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, оптимизм, гаилә иминлеге телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: