Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның Ватан сакчылары көне белән котлавы!

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Хәрби хезмәткәрләрне, Кораллы Көчләрнең запастагы гражданнарын, кадерле ветераннарыбызны Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көнне без Ватаныбызның куркынычсызлыгын, гражданнарның тынычлыгын саклаучы, авыр да, җаваплы да, мактаулы да булган хәрби хезмәт юлын сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Билгеле ки, бу бәйрәм Россия армиясенең күп гасырлык данлы тарихын да...

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Хәрби хезмәткәрләрне, Кораллы Көчләрнең запастагы гражданнарын, кадерле ветераннарыбызны Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу көнне без Ватаныбызның куркынычсызлыгын, гражданнарның тынычлыгын саклаучы, авыр да, җаваплы да, мактаулы да булган хәрби хезмәт юлын сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Билгеле ки, бу бәйрәм Россия армиясенең күп гасырлык данлы тарихын да чагылдыра. Гомер-гомергә армия дәүләтнең ышанычлы терәге, тотрыклылык, суверенлык, территориаль бөтенлек гаранты булып санала, ил куәт-кодрәтенең символы булып тора.
Безнең халык үзен саклаучылар, аларның хәрби осталыгы, батырлыклары һәм җиңүләре белән һәрчак горурланды. Полтава, Бородино, Сталинград һәм тагын бик күп легендар бәрелешләрдә, җаны-тәне белән көрәшеп, туган җирне сакладылар, тиңдәшсез ныклык, каһарманлык, рухи көч үрнәге булып тарихка керделәр, Россия язмышын хәл иттеләр. Гомерләрен дә аямыйча, солдат һәм офицерларыбыз башка халыкларның да иреген, бәйсезлеген саклап калырга булыштылар, дөньяда тынычлык миссияләрен үтәүдә, табигый казаларның нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштылар, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткарып калдылар.
Шундый бөек традицияләре булган Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү - зур горурлык та, искиткеч олы җаваплылык та ул. Россиянең хәзерге буын хәрбиләре моны яхшы аңлый. Үзләренә кадәр хезмәт иткәннәр кебек үк, алар да Ватан сакчысы дигән исемне горур йөртә.
Бүгенге көндә "кайнар нокта"ларда, Россия армиясенең төрле хәрби частьларында, подразделениеләрендә хезмәт итүче якташларыбызга аерым рәхмәт белдерәбез. Ә сезнең алда, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр, локаль сугыш-бәрелешләр ветераннары, ихтирам белән баш иябез. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаилә иминлеге телим! Көннәребез аяз, күгебез саф, илләрдә тынычлык, өйләрдә иминлек булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: