Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы!

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Һәр халыкның, һәр илнең тарихында гасырлар дәвамында онытылмый саклана торган вакыйгалар була. Без – россиялеләр өчен шундый вакыйга – 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңү ул.

Җиңү көне – Ватаныбызда һәм һәр гаиләдә иң кадерле, якты, изге бәйрәм ул. Барлык буыннарны берләштерә торган халык бәйрәме. Россия хәрби даны символы, совет сугышчыларының каһарманлыгы, фидакарьлеге билгесе, зур горурлык көне.

Ватан-Ана чакыруы буенча 15 мең якташыбыз ил сакларга киткән. Өчтән беренә сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмаган. Сигез бөгелмәлегә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелгән, йөзләгән якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгән. 

Яу кырларында һәлак булганнарның якты истәлеген хәтерләрдә кадерләп саклау, янәшәбездә яшәүче ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү һәрберебезнең изге бурычы ул. Бөек Җиңү яулаганнары, әйтеп бетергесез фидакарьлек күрсәтеп. сугыштан соңгы коточкыч хәрабәләрдән илне торгызганнары, тыныч тормышта тырыш хезмәт белән Ватаныбызның куәтен арттырганнары өчен без алар алдында чиксез бурычлы. 

Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, шатлыклар һәм тыныч хезмәт хакына рухи күтәренкелек телим.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән!

Л. ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: